Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Район копилкасына иң күп очко

Узган атна яшь Алексеевск волейболчылары, бадминтончылары һәм шахматчыларының Татарстан Республикасы укучылары Х Спартакиадасы финал ярышларында бик шәп һәм триумфаль җиңүе белән тәмамланды.

Малайлардан да, кызлардан да җидешәр иң яхшы волейбол командасы, 30 мең халкы булган районнарның волейбол дружиналары арасында кемнең иң көчле булуын ачыклау максатында Алексеевскига җыелды.

Элегрәк без хәбәр иткән моңа кадәрге барлык ярышлар алексеевскилыларга уен стилен шомартырга, комбинацияләр уйнап күрсәтергә ярдәм итте. Ярым финал һәм финалда көндәшләр чиста җиңелгәндә нәрсә сөйләп торырга? Үзләренең шәкертләрен әзерләгәннәре, балаларга һәм волейболга мәхәббәтләре өчен остазларга рәхмәт сүзләре генә әйтергә кирәк. Хәзер барысы турында да тәртип белән сөйләп бирик әле.

Ярышларның баш судьясы, ТР волейбол федерациясенең башкаручы директоры Мансур Кәримов турнирга әзерлеккә һәм аның нинди дәрәҗәдә үткәрелүенә тагын бер кат сокланды. Сүз уңаеннан, ярышлар барышында әлеге уенны яратучылар һәм бу елның 15 апреленнән үз көченә керәчәк кагыйдәләрдәге үзгәрешләр белән таныштыру өчен семинар үткәрелде. Алар турында без бераз соңрак сөйләп китәрбез.

Шулай итеп, алексеевскилылар - беренче, ә мактау пьедесталының калган баскычларында кемнәр соң? Кызлардан икенче булып - Сарман кызлары, өченче булып мамадышлылар басты. Малайлардан шул рәвешчә мамадышлылар һәм сабалылар. Шунысын әйтергә кирәк, безнең малайлар өчен бу - Спартакиадада икенче җиңү, ә кызлар бер адым алга китте. Чөнки алар узган ярышларда икенче иделәр.

Турнирның иң яхшы уенчылары дип Биләр мәктәбе тәрбияләнүчесе Михаил Елдашов, ә кызлардан Алексеевскидан Анастасия Николаева табылды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, малайлар командасын нигездә биләрлеләр тәшкил итте, аларны Константин Елдашев гаҗәеп төстә әзерләгән иде. Кызлардан барлык спортчылар да район үзәгеннән Сергей Петряев тәрбияләнүчеләре.

Алабугада бадминтон буенча ярышлар булып узды. Анда 19 район катнашты. Беренче урын өчен каты көрәштә без Теләче командасы белән көч сынаштык. Нәтиҗәдә ярышларның соңгы көнендә барысы да билгеле булды һәм без беренче гомумкоманда урынын яуладык, теләчелеләр - икенче, Кайбыч районы спортчылары - өченче урында. Шәхси һәм беренче зачетларда безнең бадминтончылар түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: егетләр арасында 2нче урында - Шибков Валерий; 3нче урында - Вальщиков Рәхим. Кызлар арасында 1нче урында Плотникова Анжелика. Парлылар, егетләр: 1нче урында - Шибков-Вальщиков; 2нче урында - Вәлиуллин-Мостафин. Кызлар арасында парлылар: 2нче урында Мортазина-Вәлиева; 3нче урында - Плотникова-Зарипова. Микст (егет+кыз): 1нче урында Вәлиуллин-Плотникова.

Шахмат буенча турнир Казанда узды. Безнең укучылар гомумкоманда зачетында беренче тапкыр беренче урынны яуладылар, алар 11 авыл районыннан килгән көндәшләреннән алга чыктылар.

Команда составында район үзәгенең беренче мәктәбеннән Булат Бакиров, Родникидан Татьяна Плотникова һәм Алексеевскиның икенче мәктәбеннән Людмила Лаврентьева һәм Алексей Солдатов чыгыш ясады.

Тренер Сергей Вангаев сөйләгәнчә, шахматчылар көн саен бер-ике партия уйнаганнар. 9 турда безнең балалар гомумкоманда зачетында 17,5 очко җыйганнар. Чүпрәле районы шахматчыларының да очколары шуның кадәр иде. Безнең балаларның гомуми рейтинг нәтиҗәләре буенча без югары булдык. Чирмешән командасы өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев