Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Республика буйлап веломарафон

Казанның ике дистә "Догода" велотөркеме велотуризм белән наркотикларга һөҗүм итәргә уйлаган. "Наркотиксыз Татарстан" веломарафоны 26 июньдә Казаннан Теләче, Мамадыш, Яр Чаллы, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Чистай, Алексеевск, Казан маршруты буенча старт алды. Сәламәт яшәү рәвешеннән тыш аның катнашучылары велотуризм фикерен алга сөрә, алар принциптан да шәһәрләрдә кунарга калмый, ә төнгелеккә...

Казанның ике дистә "Догода" велотөркеме велотуризм белән наркотикларга һөҗүм итәргә уйлаган.

"Наркотиксыз Татарстан" веломарафоны 26 июньдә Казаннан Теләче, Мамадыш, Яр Чаллы, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Чистай, Алексеевск, Казан маршруты буенча старт алды. Сәламәт яшәү рәвешеннән тыш аның катнашучылары велотуризм фикерен алга сөрә, алар принциптан да шәһәрләрдә кунарга калмый, ә төнгелеккә сулыклар янында палаткаларга урнашалар.
«Казанлы Анисим Панкратов безнең өчен үрнәк булып тора,-ди "Догода" җәмәгать оешмасы лидеры Павел Грачев,-ул 20нче гасыр башында велосипедта җир шарын әйләнеп чыккан беренче кеше. Республика шәһәрләре буйлап сәяхәт итеп, егетләр Бөтенроссия һәм халыкара велотуризмда катнашырга мөмкинлек биргән велостаж җыялар».
Алексеевск-Саескан Тавы күпер кичүендә Кама елгасы буенда тукталган катнашучылар арасында төрле кешеләр: һәвәскәрләр һәм профессионаллар. Иң кечкенә велотурист Илья Щербякка сәяхәт барышында 12 яшь тулган. Велотуризм буенча спорт мастеры, 2 тапкыр Россия чемпионы Альмира Галиева өчен бу яшәү рәвеше: "Мин велотуризм белән 30 елдан артык шөгыльләнәм, кызганычка каршы, ул хәзер кими бара. Кешеләргә шуны җиткерәсем килә, ул сәламәтлеккә файдалы булудан тыш, бик кызыклы һәм отышлы - юлламалар буенча ял итүгә караганда арзанрак та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев