Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Россия кубогы–алексеевскилылар кулында

Соңгы еллар тарихында беренче тапкыр Татарстан җыелма командасы өлкәннәр арасында ирекле стильдә билбау көрәше буенча Россия кубогы чемпионатында җиңү яулады. Башка спортчылар белән беррәттән, җиңү өчен якташыбыз Идел буе федераль спорт академиясе студенты, элек балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы булган Габдеҗәлил Сөләйманов та көрәште. Бәхет кояшы Татарстан командасыннан йөз чөерә кебек...

Соңгы еллар тарихында беренче тапкыр Татарстан җыелма командасы өлкәннәр арасында ирекле стильдә билбау көрәше буенча Россия кубогы чемпионатында җиңү яулады. Башка спортчылар белән беррәттән, җиңү өчен якташыбыз Идел буе федераль спорт академиясе студенты, элек балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы булган Габдеҗәлил Сөләйманов та көрәште.

Бәхет кояшы Татарстан командасыннан йөз чөерә кебек тоелды: жирәбә нәтиҗәләре буенча аңа каршы торуда иң көчле дошманнар-Карачаево-Черкессия, Мәскәү, Волгоград, Липецк һәм Төньяк Осетия (Алания) командалары белән чыгыш ясарга кирәк иде. Ләкин шуңа да карамастан, ныклыкка беренче тикшерүне көрәшчеләребез уңышлы узды. Аның йомгаклары буенча Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 12 команданың ярымфиналга дүртесе генә үтте.
Спортчыларыбызны иң катлаулы сынау финалга бару юлында көтеп тора иде. Анда чыгу өчен татарстанлыларга берничә ел дәвамында җиңүче "кәнәфие"ндә ышанычлы төстә урын алып торучы һәм теләсә кайсы дошман куркып торган Карачаево-Черкессия җыелма командасы белән бил алышырга туры килде. Бу алышта Габдеҗәлилгә зур авырлык үлчәмендәге көндәш белән көрәшергә туры килде. Шуңа да карамастан, алдалап-хәйләләп, аерым якын килеп, Г.Сөләйманов, чиста алып бәреп, командасының башка әгъзаларын да җиңүгә рухландыра алды.
Финал ярышларында көрәшчеләребез мәскәүлеләр белән очрашты. Көчләр гомуми алганда тигез булса да, алар дошманны җиңә алдылар. Яңадан Татарстан командасының гомуми уңышына лаеклы өлешне, намуслы көрәштә ике тапкыр дөнья чемпионын 6:0 исәбе белән җиңеп, якташыбыз кертте.
P.S.: Бу көннәрдә Липецк шәһәренең "Спартак" спорт комплексында ТРның икенче җыелма командасы (аны яклап Габдеҗәлилнең абыйсы Рифкат Сөләйманов чыгыш ясады) классик стильдә билбау көрәше буенча Россия кубогы чемпионатында өченче призлы урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев