Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Россия яшүсмерләре арасында иң яхшысы

Бу елның июлендә Италиядә егетләр (20 яшькә кадәр) арасында баскетбол буенча Европа чемпионаты булып узды. Россия җыелмасы составында Алексеевск Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (!!!) тәрбияләнүчесе Азат Тукмаков та бар иде. Өстәвенә, ул Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара һәм Краснодар егетләре арасында бердәнбер Татарстан вәкиле иде.

Бераз вакыйгалар агышын карыйк. Алар бик әһәмиятле, шуның өчен сүзне Азатның беренче тренеры Борис Малафеевка бирәбез.

- Азат баскетбол белән икенче сыйныфта укыганда Крашенинников Андрей Ивановичның физкультура дәресендә таныша.

Ә өзлексез күнегүләр 2006 елның көзендә башлана, ул анда үзенең берничә сыйныфташы белән башлангыч әзерлек төркеменә килде. Бер ел күнекмәләрдән соң әлеге төркем командасы Татарстан Республикасы беренчелегендә катнашты. Тренерлар һәр уенның беркетмәсен язып бардылар, һәм малайларның мәйданда һәр хәрәкәтен теркәп куйдылар. Шуларны анализлагач, Азатның һөҗүмдә дә, сакта торганда да, әлеге хәрәкәтне башкаларга караганда икешәр-өчәр тапкыр күбрәк ясавы билгеле булды. Шул чакта ук инде аның төп өстенлеге - җитезлеге ачылды. Җитез генә хәрәкәт итү, тиз генә кирәкле техниканы уйлап алуда ул үзенең иптәшләрен дә, көндәшләрен дә узып китте.

Вакытлар үтте, Азат һәрчак күнекмәләргә даими төстә йөрде һәм мастерлык баскычлары буйлап күтәрелде. Ул үзенең яшендәгеләр (1996 елда туганнар) командасында гына түгел, 1995 һәм 1994 елларда туганнар арасында да һәрчак алда барды. Аны республикада да күреп алдылар: Татарстанның иң яхшы тренерларының берсе Валерий Петрович Матвиенко аны үз командасына җәлеп итә башлады. Ул 2010 елда Азатны Татарстан Республикасы мәктәп укучылары командасы җыелмасына чакырды. Барысы да бик яхшы барды, алга китешләр сизелде.

Тик шул чакта уйламаган нәрсәләр килеп чыкты. Моның турында, аның холкын яхшырак аңлар өчен аерым сөйләргә кирәк. 2010-2011 еллар сезонында Татарстан Республикасы укучылары Спартакиадасының зона ярышларында Азат кисәк кенә сүлпәнләнде, алыштырулар да, тайм-аутларлар да ярдәм итмәде. Миңа калса, бу ярышлар санының күплеге нәтиҗәсендә психологик кыенлык булды. "Зона"да без барыбер җиңдек. Тик финалга әзерлек чорында без аның белән мондый карарга килдек: үз алдыңа шундый югары максат куярга кирәк - Россия җыелмасы, шуннан ким булмаска тиеш. Шул чакта гына һәр ярыш әлеге максатка ирешү этабы булып торачак, ә ниндидер бер гади чара гына түгел.

- Менә Кукмарада финал. Оештыручылар календарьны шулай итеп төзегәннәр ки, кыскасы, соңгы көнне көчлеләр очрашырга тиеш, алар фикеренчә, хуҗалар командасы кукмаралылар һәм буалылар. Алексеевск командасы һәм Азат аларны сагайтты, чөнки алар аның ничек уйнаганын да, үзен дә беләләр иде. Финалның икенче көне: Кукмара- Алексеевск. Очрашуның беренче яртысында ук хөкемдарлар Азатка дүрт фол (тупас алым кулланып уен кагыйдәсен бозу) "язалар", кагыйдә буенча тагын бер булса - уеннан чыгаралар. Моның өчен башкаларга шелтә генә белдерәләр, ә Азатка фол. Аңлашыла инде, без бик борчылдык, җиңүебез икеле дип уйладык. Менә хәзер ни өчен болай бу уен турында җентекләп язуымны аңлатам. Ул һаман тупларны кертә барды, матч ахырына кадәр үзен чыгарырга юл куймады. Анда әле аңа унбиш яшь тә тулмаган иде, тик ул зурлар кебек уйлый, үзенә анализ ясый белә иде. Без 61:47 исәбе белән җиңдек, 37 (!) очконы Азат кертте.

9 сыйныфны тәмамлап Азат Яр Чаллы шәһәрендәге Идел буе спорт академиясе колледжына укырга китте, һәм Матвиенкода күнекмәләрен дәвам иттерде. Тик шул чакта ул үзенең теге вакытта куйган максатын да онытмады. Ике ел элек, 2013 елда ул үзлегеннән Татарстан башкаласының "УНИКС" профессиональ командасына бара. Анда сынауларны уңышлы гына үтеп әлеге команданың яшьләр составына сакчы булып кабул ителә. Шул ук елның маенда Азат Тукмаков Россия җыелмасы кандидатлары (20яшькә кадәр) исемлегенә кертелә. Биредә шуны өстисе килә Азатның әтисе Фәнис Гариф улы һәм әнисе Гүзәлия Хамис кызы зур хуҗалык тотуларына карамастан, малайларын аңлап, аңа яраткан шөгыле белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирделәр. Алар да аңа ышанмаса, кем ышансын инде. Уллары ышанычлы, җаваплы, йөзләренә кызыллык китермәячәк.

Тагын күнегүләр, иптәшләр уеннары, барысы да күп көч таләп итә, ул бу сайлап алуны да үтә һәм 2015 елның Европа Чемпионатына составка кертелә.

Инде Италиядән соң Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә имтиханнар, ул аларны да уңышлы тапшырды. Азат, без сине котлыйбыз, синең уңышларың белән горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев