Заря
  • Рус Тат
  • Шахматчылар ярыша

    Шимбә, 2 ноябрьдә, бистәнең беренче мәктәбендә V Спартакиада кысаларында район предприятиеләре һәм оешмалары арасында шахмат беренчелеге узачак.

    Ярышларга 18-54, 55 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар; 18-59 яшьтәге, шулай ук 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-егетләр кертелә. Ярышларда катнашучыларның рөхсәте һәм Алексеевск районында даими пропискасы булырга тиеш. Исемле гаризалар оештыру комитетына турыдан-туры ярышлар көнендә бирелә. Көч сынашулар вакытында тренерлар һәм вәкилләр булу мәҗбүри: фәкать алар гына баш судьялар коллегиясенә протест бирергә хокуклы. Шахмат ярышлары иртәнге 9да башлана, теркәү: 8.30 да. Беренчелек призерлары грамоталар алачак һәм бүләкләнәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: