Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Синең даның, район Монда да беренче!

Алексеевск көрәшчесе Габдеҗәлил Сөләймановка югары исем - "Россиянең атказанган спорт мастеры" дигән исем бирелде.

Россия спортчысына шушы югары исемне бирү турындагы боерыкка Россия Федерациясенең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко кул куйган. Республикада Габдеҗәлил Сөләйманов - бу исемгә ия булган өченче билбау көрәшчесе.

Россиянең атказанган спорт мастеры исемен Габдеҗәлилгә югары казанышлары өчен бирделәр: 24 яшьлек көрәшче дөнья чемпионатында җиңүче һәм бронза призер булды, дөнья кубогы иясе һәм билбау көрәшендә Россиянең ике тапкыр чемпионы булып тора. Ул шулай ук Казанда 2013 елда узган Универсиадада көмеш медаль дә яулады.

Аның тренеры Бари Сөләйманов, әлеге исемгә ирешергә аңа тырышлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге, шулай ук төрле кешеләрнең ярдәме булышты, дип сөйләде:

- Кеше бөтен күңелен биреп эшләсә, ул уңышка ирешәчәк, дип саныйм мин. Габдеҗәлил бала чагыннан ук җиңәргә тырышты. Әгәр җиңелсә, бик нык борчылды һәм үзе өстендә бик үҗәтләнеп эшләде. Аның холкы шундый - берәр эшкә алынса, аны азагына кадәр җиткермичә туктамый. Моны ул чын күңеленнән башкара. Хәтта күнегүләр вакытында да ул үзеннән кечкенә көрәшчеләргә бөтен көчләрен куеп шөгыльләнергә куша. Малайлар өчен ул үрнәк булып тора һәм аңа карап, алар да үсәләр.

Әтисе буларак, мин улым өчен бик шатмын. Аның хезмәт сөючән булуыннан минем бәхетем булды, беркайчан да аны кызганырга яки үзсендерергә туры килмәде. Мәсәлән, ул беркайчан да, берәр җирем авырта, дип зарланмады, беркайчан да ялкауланмады һәм эшен җиренә җиткермичә туктамады. Аның көрәшче булып җитешүендә абыйсы Рифкат бик нык булышты, ул аның көндәше буларак, аны өйрәтте һәм, абыйсы буларак, һәрвакыт ярдәм итте.

Шуны да әйтәсем килә, чын күңелдән эшләсәң, нәтиҗәсе дә булачак. Хәтта көн дә үткәрелә торган өйрәнүләрнең дә шатлык китерүе кирәк. Мине һәм Җәлилне шушы исем бирелү белән котлап, районның элеккеге спорт тормышы рульчесе Сергей Кулев, спорт мәктәбе аякка басып кына килгән чорда бездә атказанган спорт мастерлары булыр, дип хыяллана да алмый идек, диде. Район башлыгы Владимир Козонковка, спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбировка, шулай ук Рәмис Кәбировка һәм безгә булышкан бөтен кешегә рәхмәт.

Спортчы исә үзенә генә хас тыйнаклык белән ирешелгәннәрдә туктап калырга җыенмавын, киләчәктә дә өлкәннәр дәрәҗәсендә ярышачагын әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев