Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

«Татарстан кроссы»

Предприятиеләр һәм оешмалар арасында V Спартакиада кысаларында, шулай ук «Милләтләр кроссы-2013» Бөтенроссия Йөгерү көнендә районда «Татарстан кроссы-2013» күмәк ярышлары узачак.

Ярышлар, 21 сентябрь, шимбә көнгә планлаштырылган. Мәктәп укучылары сәгать 10да, зурлар бистәнең беренче мәктәбеннән - 10.30да старт алачак. Мәктәп укучылары 9дан 9.50гә кадәр, зурлар 10нан 11нче яртыга кадәр теркәлгән.

Ярышларга түбәндәге яшь төркемнәре кертелә: 2004-2006, 2001-2003, 1998-2000, 1996-1997 елгы укучылар; 18-29, 30-44, 45-54, 55-60 яшьлек өлкәннәр. Кросста барлык катнашучыларга рөхсәт кәгазе һәм районда даими прописка булу кирәк.

Зурлар командасы 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыздан торырга тиеш, дистанция - 2000 метр. Катнашу өчен исемле гаризалар оештыру комитетына ярышлар көнне генә бирелә. Вәкилләр яки тренерларга спорт ярышларында булу мәҗбүри: бары тик алар гына төп судьялар коллегиясенә протест белдерә ала. Авыл мәктәпләребе өчен авыл җирлекләре кешеләре катнаша ала.

Ярышларда җиңүчеләр грамоталар һәм призлар белән бүләкләнәчәк. Сораулар белән оештыру комитетына: 2-47-41, 2-45-83, 2-50- 68 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев