Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

“Татарстанның бадминтон өметләре“

Ике көн дәвамында, 2-3 июньдә, Чистай шәһәренең "Лидер" спорт комплексында "Татарстанның бадминтон өметләре" республика ярышлары булып үтте.

"Лидер" спорт комплексы бу көннәрдә шау-шулы бала-чага тавышына күмелде. 2006, 2007, 2008 елларда туган һәм яшьрәк спортчылар бирегә ышаныч яулау өчен генә түгел, ә бәлки аның горурлыгы булыр өчен дә җыелдылар.

Ярышларны Чистай районының социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова ачып җибәрде:
- Спортчыларның нәкъ менә Чистайда җыелуына мин бик тә шатмын. Спортка һәрвакыт аерым игътибар бирергә кирәк. Бүген иң көчле спортчы җиңәчәк, мин моңа ышанам, - диде Галина Юрьевна.

Беренче көнне - ялгыз уенчылар, икенче көнне парлы һәм катнаш командаларда уйнаучылар көч сынашты. Ярышлар бер үк вакытта җиде кортта барды.

- Без төрле күләмдәге ярышларда катнашабыз, - ди бадминтон өлкәсендә исеме яхшы таныш бистәбез спортчылары тренеры Илья Черемных, - төбәк шәһәрләрендә дә, район үзәкләрендә дә булганыбыз бар. Җирле хакимият, киң күләмле ярышларны кабул итеп, турнир катнашучылары өчен уңай шартлар тудыруда барлык мөмкинлекләрне кулланырга тырыша. Районнарда да сервис дәрәҗәсе акрынлап үсә.

Турнирда районыбызны төрле мәктәпләрдән 22 спортчы тәкъдим итте. Ялгыз уенда Ильмир Хәйретдинов - абсолют җиңүче, Матвей Андреяшин - икенче, Олег Лисин бишенче урынны алды. Микст уенында Ризван Маннанов өченче урынга чыкты. Парлы көч сынашуда Виталина Кузьмина, Алия Мәүлитова, Даниил Барков бронза призерлары булдылар.

Ярышларның яхшы оешканлыгын да билгеләп үтәргә онытмыйк. Оештыручылар әйткәнчә, бу ярышлар яшь спортчыларда җиңүгә ышаныч уята һәм тәҗрибә тупларга ярдәм итә.

***
31 майдан 18 июньгә хәтле Аксубай районында бадминтон буенча өйрәнү чаралары үтәчәк. Анда бистәбездән җыелма команда составына кергән Тимур Вәлиуллин, Дмитрий Ещев, Инсаф Хәйретдинов, Денис Вафин, Айназ Мирзагалиев, Айтуган Сөнгатуллин, Глеб Банницын, Илсинә Вәлиуллина, кече яшьтәге төркемдә уйнаучы Ильмир Хәйретдинов, Ризван Маннанов, Матвей Андрияшин, Данил Барков, Виталина Кузьмина, Алия Мәүлитова китте.

Әлеге төр спорт уенының бай тарихы бар, ә киләчәге тагын да яктырак. Әйтергә кирәк, космоска тәүге тапкыр очкан Юрий Гагарин спортның әлеге төрен яраткан, бадминтон буенча спорт мастеры булган. Бадминтон уйнау реакция тизлеген арттыра, күз күремен яхшырта һәм фикерләүне үстерә.

Бистәбез бадминтончыларына уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев