Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Уңышлы чыгыш ясадылар

Лебединоның күп функцияле үзәгендә өстәл теннисы буенча 2000 елда туган һәм аннан кечерәк теннисчылар арасында районның Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар булып үтте.

Спорт ярышларында Биләр, Кр.Баран, Алексеевск һәм Лебедино спортчылары катнашты. Ярышлар шәхси, парлы һәм катнаш парлы разрядларда үткәрелде. Тренер Геннадий Типясев хәбәр иткәнчә, аеруча Лебедино спортчылары шәхси, парлы һәм катнаш парлы зачетта өч беренче урынны яулаган Валерий Пашагинны, шәхси һәм катнаш парлы зачетта ике беренче урынны, парлыда II урынны яулаган Виктория Ульянконы билгеләп үтәсе килә. Лебединодан Илья Тюкарев һәм Кр. Бараннан Владимир Станчас парлап яхшы уен күрсәттеләр. Алексеевск спортчылары арасында Вадим Мельников финалда уйнап һәм IV урынны яулап, Яна Рамазанова белән парлап уйнаган Роза Галиева II урынны яулап башкалардан уңышлырак чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев