Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Алексеевск районында сәламәтлек саклау нәтиҗәләре: медицина советы узды

Алексеевск муниципаль районында медицина советы узды, анда 2025 елда сәламәтлек саклау системасының эшенә йомгаклар ясалды һәм аны үстерүнең төп мәсьәләләре каралды.

Совет эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, РКБның баш табибы Марат Гатауллин, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов, районның сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре һәм медицина хезмәткәрләре катнашты.

 

Төп доклад белән Алексеевск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рәис Мостафин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, медицина ярдәме район үзәк хастаханәсе, табиб амбулаторияләре һәм фельдшер-акушерлык пунктлары шартларында күрсәтелә.

 

Ел йомгаклары буенча поликлиника хезмәтенә 173 меңнән артык кеше килгән — уртача һәр район кешесе елына дүрт мәртәбә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасының үтәлеше 99,8 процент тәшкил иткән.

 

Докладта профилактика эшенә аерым игътибар бирелде. Диспансерлаштыру кысаларында 2025 елда районда яшәүче 7 705 кеше каралды. Медицина тикшерүләре нәтиҗәләре буенча 87 пациентта беренче тапкыр авырулар, шул исәптән кан әйләнеше системасы авырулары һәм шикәр чире ачыкланган, бу иртә диагностика һәм профилактиканың мөһимлеген ассызыклый.

 

Рәис Роберт улы кадрлар белән тәэмин итүгә дә тукталды. Алексеевск үзәк район хастаханәсендә 303 хезмәткәр эшли, шул исәптән 46 табиб һәм 176 урта медицина персоналы белгече. Табиб кадрлары 72 процент тәшкил итә. Белгечләрне җәлеп итү һәм беркетү өчен федераль, республика һәм муниципаль ярдәм чаралары кулланыла, шул исәптән район башлыгы грантлары, бер мәртәбә бирелә торган түләүләр, торак арендасын компенсацияләү һәм хезмәт фатирлары бирү.

 

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев медицина советында чыгыш ясап, район сәламәтлек саклау звеносының системалы һәм тотрыклы эшләвенең әһәмиятен билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, инфраструктураны этаплап яңарту, профилактика юнәлешләрен үстерү һәм кадрлар белән эшләү тармакның тотрыклы үсешенең нигезе булып тора. Министр шулай ук медицина ярдәме сыйфатын тагын да яхшырту һәм булган ресурслардан нәтиҗәле файдалану зарурлыгына да игътибар итте.

 

РКБның баш табибы Марат Гатауллин үз чыгышында Алексеевск үзәк район хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе арасында узган ел актив хезмәттәшлекне билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, республика клиник хастаханәсе белгечләре киләчәктә дә район хастаханәсе табибларына консультацион ярдәм күрсәтергә әзер, шул исәптән катлаулы клиник очраклар буенча да. Республика клиник хастаханәсе компетенцияләр үзәге үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләрен актив укыта, бу урыннарда медицина хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә. Марат Ринатович Алексеевск үзәк район хастаханәсе коллективына уртак эштә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

 

Район башлыгы Сергей Анатольевич Демидов үзенең чыгышында:

«Сәламәтлек саклау — ул биналар һәм җиһазлар гына түгел, бу барыннан да элек кешеләр. Безнең бурыч — медицина хезмәткәрләре үз эшләрен нәтиҗәле башкарырлык шартлар тудыру, ә район халкы сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык медицина ярдәме алу».

 

Профессиональлекне тану

Медицина советы азагында Алексеевск үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләрен намуслы хезмәтләре һәм районның сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләк-ләделәр.

 

ТР Алексеевск муниципаль районының сәламәтлек сак-лау системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары бе-лән түбәндәгеләр бү--ләкләнде: диета буенча шәфкать туташы Белобородова Наталья Анатольевна; Коры Көрнәле фельдшер-акушерлык пункты мөдире, фельдшер Казакова Фирдия Рәшит кызы; табиб-рентгенолог Сираҗетдинов Шамил Равил улы.

 

Намуслы хезмәте өчен Алексеевск үзәк район хастаханәсе баш табибының Мактау грамоталары белән түбәндәге кешеләр бүләкләнде: поликлиника бүлеге акушеркасы Рузанова Людмила Александровна; Биләр табиблык амбулаториясенең шәфкать туташы Бикулова Сәрия Габдулла кызы; әйдәп баручы бухгалтер Сычева Людмила Владимировна.

 

Алексеевск үзәк район хастаханәсе баш табибының Рәхмәт хатлары бе-лән түбәндәгеләр бүләкләнде: поликлиника бүлегенең участок табиб-педиатры Саакян Шушана Сетраковна; терапия бүлегенең палата шәфкать туташы Билалова Гөлинә Расих кызы.

 

Объектларны карау һәм капиталь ремонт барышы

Медицина советы тәмамланганнан соң катнашучылар Алексеевск үзәк район хастаханәсенә бардылар, анда капиталь ремонтның өченче чираты барышын карадылар. Хәзерге вакытта учреждениедә ашыгыч медицина ярдәме бүлеген ремонтлау, шулай ук яңа сөт кухнясын төзү эшләре алып барыла.

 

Шулай ук ремонт эшләре башкарылган бүлекләр дә каралды. 2025 елда хирургия һәм терапия бүлекләре яңартылды. Хастаханәне этаплап яңарту аның территориясен һәм биналарын тәртипкә китерергә мөмкинлек бирә.

 

Тикшерү барышында диагностика һәм бала тудыру бүлекләрендә дә ремонт таләп ителүе билгеләп үтелде. Бу мәсьәләләр карап йөрү йомгаклары буенча теркәлгән һәм урында алар турында фикер алыштылар. Медицина советы һәм объектларны карау Алексеевск районының сәламәтлек саклау системасы конкрет күрсәткечләргә, һөнәри багланышларга һәм инфраструктураны этаплап яңартуга таянып үсә баруын раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев