Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Алексеевскилыларга нинди вирус яный

Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасарының аңлатмалары.

Сезнең күбегез, кадерле укучыларыбыз, яңа, короновирус исемле вирус турында инде ишеткәнсездер, ул Кытайда һәм, соңгы мәгълүматлар буенча, Европа илләрендә актив таралды. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстанда короновирус чирен йоктыруның расланган очраклары теркәлмәгән, дип хәбәр итә. Шуңа да карамастан, профилактика чаралары турында истә тоту мөһим.

ТРның Роспотребнадзор территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хөснетдинов катлаулы хәл турында үз аңлатмаларын җиткерде һәм вирус чиреннән үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга мөмкин булуы турында кисәтте: «Һава юлы белән күчә торган теләсә нинди вирус та куркыныч. Профилактика чаралары турында онытмаска кирәк. Теләсә нинди вируста да алар охшаш: кешеләр күпләп җыела торган урыннарга бармагыз, вирусның иң кызган чорында ябык урыннардагы зур кибетләргә, иҗтимагый чараларга барудан баш тартыгыз. Шулай ук гигиена чараларын: салфеткалар, гель яки эремә рәвешендәге антисептика чараларын системалы куллану турында да истә тотарга кирәк. Бүлмәләрне ешрак җыештырыгыз, өйдә һәм эш урыннарында бүлмәләрне җилләтегез. Кулларыгызны гына түгел, битләрегезне дә юарга онытмагыз. Сулыш органнарын саклау өчен медицина битлекләрен кулланырга мөмкин. Авыруның беренче билгеләре күзәтелгән очракта ук медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү зарур. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, прививка ясатмаган кешеләргә караганда прививкалар ясаткан кешеләрнең өзлегү куркынычы аз».

Сезонлы вирус хәзер дә Татарстанда «йөри». Ул бик авыр уза (тән температурасы күтәрелә), әмма ул тиз төшә. Кадерле алексеевскилылар, исегездә тотыгыз: ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ДӘВАЛАУ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНҮ КУРКЫНЫЧ. ГРИПП ҺӘМ КИСКЕН РЕСПИРАТОР-ВИРУСЛЫ ИНФЕКЦИЯ СИМПТОМНАРЫ КҮЗӘТЕЛГӘН ОЧРАКТА КИЧЕКМӘСТӘН БЕЛГЕЧЛӘРГӘ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ КИРӘК.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев