Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Аны ничек ташларга?

Тәмәке тарту организмның никотинга бәйлелеген китереп чыгара. Никотин кеше организмында барган процесслар белән үзара керешеп китә һәм аның өчен зарурлыкка әйләнә. Ләкин тәмәкене бөтенләйгә ташлаучылар да аз түгел: без аларның мисалында бу зарарлы гадәтне җиңеп булуын күрәбез. Ләкин тартуны ташларга ниятләгән кеше бу гамәлнең кешеләр сәламәтлегенә, һичшиксез, файдалы булуын белергә...

Ир кешеләр дө-ньякүләм тартучылар рәтендә. Аларны җәмәгать урыннарында гына түгел, ә өйдә (әти, бабай, абый) дә күрәсең. Беренче тапкыр кабып карыйсы килә, ә икенчесендә инде юк. Беренчесеннән соң икенчесе китә... Организм күнегә: тагын да күбрәк дәрәҗәдә адреналин сорый башлый. Организм сораган норманы тулыландыра. Бу яшьләрдә дә, урта яшьтәгеләрдә дә, өлкәннәрдә дә күзәтелә. Баштарак ташлаган кеше моның тискәре нәтиҗәләрен тоя: аңа нәрсәдер җитми кебек, теге җирем авырта, бу җирем авырта, баш әйләнә, дип зарлана башлый. Ул: "Тәмәкенең зыяны юк. Ул мине тынычландыра, рухландыра. Аны ташлау дөньяда үзеңнең урыныңны югалту белән бер", - ди.

Закон тарафыннан кабул ителгән тыюлар да тартучыларны туктата алмады. Ир-атлардан кала, ни кызганыч, хатын-кызлар арасында да тартучылар саны елдан-ел арта гына бара. Фильтрлы тәмәке тартып, кызлар үзләренең организмына зыян килми, дип уйлыйлар. Бу дөрес түгел. Тәмәке хатын-кызларның организмына ифрат дәрәҗәдә тискәре йогынты ясый. Беренчедән, кайберсе ана булудан мәхрүм кала. Икенчедән, тәмәке - күп авыруларның башлангыч стадиясе. Язва, рак һ.б. авырулар тәмәке төпчегеннән килеп чыга да инде. Жавапсыз аналар да хәзерге заманда еш очрый. Баласына игътибарсыз, аның хәленә керә белми ул. Шуннан башлана да инде тәмәке тартучылык. Бала үз эченә бикләнә, кешеләр белән сирәк аралаша, укуы начарая, аппетиты бетә. Аннары начар юлга баса, тәмәкедән ләззәт ала башлый. Бу - ата-ананың гаебе. Баланы шәхес итеп танымау, аңа игътибар итмәүдән алар тискәре гадәтләргә өйрәнәләр. Эшмәкәр ата-аналар, дөнья куып, балага аз вакытларын багышлыйлар. Бала, нишләргә белмичә, тәмәке, наркотик белән мавыгып китә.

Ә тартучылар тәмәке кулланып, организмнарына күпме зыян килгәнен беләләрме соң? Тешләренең эмале сары төскә керсә, үпкәләре төтен белән ашала. Тартучыларның, гадәттә, аппетитлары югала. Борын исләрне тоймый башлый. Ә тәмәкенең ачы төтене сулыш органнарына утырып, йөткерүгә китерә. Шулай ук тәмәке тартучының психикасы нык какшаган була: тиз кызып китә, юкка тузына, якыннары белән начар сөйләшә. Янындагы кешеләр белән аралашу теләге югала. Гаиләсенә аз вакытын сарыф итә һ. б. Бәләкәй балалар янында тәмәке тарту бөтенләй начар күренеш. Баланың үсеп, ныгып бетмәгән организмына зур зыян килә.

Тәмәкене ташлау, әлбәттә, һәрбер кешегә дә мөмкин түгел. Чөнки моның өчен кешедә рухи көч өстенлек итәргә тиеш. Кем тартуның нәрсә икәнен аңлый, шул - ташлый. Ләкин, кызганычка каршы, андый кешеләр бик сирәк.

Берничә мисал китерәм. Минем бер якын танышым мәктәптә укыганда ук тәмәке тарта башлаган иде. Баштан ул кешеләргә күрсәтмичә генә тартты, ә аннары инде яшереп тә тормады. Аны сыйныф җитәкчесе дә, укытучылар да дәрескә керүгә торгызып бастырып орыша иделәр, әти-әниләрен мәктәпкә чакырттылар. Ләкин ташлый алмады. Гомере аяныч тәмамланды - ул үз-үзенә кул салды. Чөнки аракы белән дә мавыкты. Шулар аны һәлакәткә китереп җиткерде.

- Мин мәктәптә укыганда ук тарта башладым, - дип сүзен башлады Зөфәр исемле бер ир-ат. - Каникуллар башлануга (көзге, кышкы, язгы каникулмы ул) әти-әниләр я Мәскәүгә, я Ленинградка китә иделәр. Ә без өйдә хуҗа булып кала идек. Безгә акча калдыралар. Аулак өйгә дус малайларыбызны кунакка чакырабыз. Тарту, аракы эчү белән мавыгып киттек. Бу гадәтебезне мәктәпне тәмамлаганнан соң да ташламадык. Еллар уза торды. Мин аракы һәм тәмәке бәйлелегенә төштем. Эчәргә бит аның сәбәбе дә гел чыгып кына торды. Хезмәттәшләр белән туган көннәрне, башка бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә күнектек. Шулай итеп, тәмәке һәм аракы баткаклыгы мине үзенә сөйрәгәннән-сөйри барды. Үземнең фаҗигагә таруымны аңладым. Йөрәгем дә, ашказаным да, үпкәләрем дә авырта башлады. Тәмәкене ташлавыма менә шул да сәбәп булгандыр инде. Менә 10 еллап тәмәкене авызыма да алганым юк. Ташлаганыма бер дә үкенмим.

- Мин тәмәке белән армиядән кайткач шаяра башладым, - дип сөйләп китте Рәис исемле танышым. - Армиядән кайткач, "ак карга" булып күренмәс өчен иптәшләремә ияреп тарта идем. Тәмәке тарту стажым 35 еллап булыр. Бервакыт йөрәгем чәнчә, үземне начаррак хис итә башладым. Болай дәвам итәргә тиеш түгел, дип, тартуны ташларга булдым. Бер атна, ике, өч атна тартмадым. Тартмавым ярты елга сузылды. Берзаман безгә кунаклар килде. Бу вакытта аракы эчүне ташлаган идем инде. Бу хәл 2000нче еллар башында булды. Кунакларга кызыгып, мин дә урамга чыккач, алар белән 1-2не көйрәткән идем, күңелем болганып, башым әйләнеп китте. Юк, мин әйтәм, болай ярамый, тартмагач тартмаска кирәк инде, дип уйлап куйдым. Бер көн тартмадым, ике... Тартасы килә бит. Юк, дим үз-үземә, тартмыйм. Шулай бер атна узып китте. Түздем. Шуннан инде тартуны бөтенләй ташладым. Дүрт ел инде авызыма да алганым юк. Тартмагач, акча да янга кала, үземне дә яхшы хис итәм, гаиләдә дә тынычлык. Тартуны ташлау өчен ихтыяр көче, түземлелек кирәк. Теләгән кеше аны ташлый ала. Сезгә дә шуны ук киңәш итәм.

- Мин элек тәмәкене яхшы ук тарта идем, - диде Илсур әфәнде. Ташлап-ташлап та карадым, ләкин нервлансам, я берәр күңелсезлек килеп чыкса, кулым тәмәкегә үрелә иде. Быел йөрәгем авырта башлады. Хастаханәгә салдылар. Табиблар инфаркт кичерүемне әйттеләр. Казанда йөрәгемә операция ясадылар. Шуннан инде тәмәкене бөтенләйгә ташладым. Үземне яхшы хис итәм. Тәмәкене ташлавыма бер дә үкенмим. Газета укучыларга да шуны тәкъдим итәм. Бу үзебездән генә тора.

* * *

Шулай итеп, кадерле укучыларым, сез дә шул хакта уйлансагыз иде. Сез тәмәке тартуыгыз белән балаларыгызга, гаилә әгъзаларына күпме зыян саласыз. Тәмәкенең зыяны актив тартучыга караганда пассив тартучыга күбрәк тә әле. Шуңа күрә монда уйланырлык нәрсәләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев