Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

“Батарея утырды” проектын гамәлгә ашыру

"Россия экологиясе" федераль партия проекты кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең Алексеевск җирле бүлекчәсе башкарма комитеты "Батарея утырды" экопроектын эшләтә башлау инициаторы булып тора.

"Батарея утырды" проектын гамәлгә ашыру (аның авторы - якташыбыз Дамир Җиһаншин) файдаланылган батареяләрне, кәрәзле телефон аккумуляторларын, ноутбукларны кабул итү пунктларын кешеләр күп яши торган урыннарда урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Атап әйткәндә, алар 1 нче Алексеевск (Алексеевск, Некрасов урамы, 38 нче йорт), 2 нче Алексеевск (Алексеевск, Гоголь урамы, 24 нче йорт), Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск (Алексеевск, Гагарин урамы, 20 нче йорт) урта мәктәпләрендә, «Асылбикә» сәүдә үзәгендә (Алексеевск, Казаков урамы, 10А йорт), Биләр урта мәктәбендә (Биләр, Ленин урамы, 2 нче йорт) урнаштырылачак.


Проект район кешеләренең игътибарын экологик проблемага җәлеп итүгә, агулар туфракка эләкмәсен өчен файдаланылган электр энергиясе белән туклану элементларын утильләштерү кирәклегенә юнәлдерде. Әлеге проектның өстенлеге шунда: ул стационар кабул итү пункты куюны күздә тотмый. Ел фасылына карап, контейнерларны я паркка, я биналарга куярга мөмкин булачак. Бу аның икътисадый чыгымнарын киметә. Әлеге инициативаны гамәлгә ашыру батареяләрне кабул итү пунктларының эшләвенә караганда шактый арзанрак. Дөрес утильләштерелмәгән утырган батареяләр кеше өчен нәрсәсе белән куркыныч? Батареяләрдә күп төрле металл - никель, свинец, марганец, цинк, терекөмеш бар, алар тере организмнарда, шул исәптән кеше организмында да тупланалар һәм сәламәтлеккә шактый зыян китерәләр.


Без Алексеевск районында экопроектны (ikarta.tatar/initiative/sela-batarejka) оештыруга китәчәк акча җыябыз. Экопроектның контакттагы (vk.com/ecoaleks) һәм истаграммдагы (www.instagram.com/ecoalekseevsk) аккаунтларындагы яңалыклар белән танышып барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев