Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Бер көнүзәк темага дүрт акция

Яшьләр һәм наркомания - янәшә баручы ике сүз. Халыкара наркоманиягә каршы көрәш һәм Россия яшьләре көннәре тикмәгә генә бер көндә диярлек - 26 һәм 27 июньдә үткәрелмидер.

Районыбызда да әлеге чаралар бер-берсенә якын торалар һәм яшьләр шушы явызлыкка каршы көрәштә катнашалар. Мәсәлән, барлык мәктәп яны лагерьларында (шул исәптән хезмәт лагерьларында) бу көннәрдә генә түгел, ә бөтен җәй буена "Безгә киләчәгебез кадерле" исемле республика акциясе уза, аның барышында "Синең сайлаган юлың" исемле наркотикларга каршы темага рәсемнәр конкурсы, спорт эстафеталары, "Сәламәт яшәү рәвеше" исемле интеллектуаль брейн-ринглар һәм агитбригадалар конкурсы үткәрелә. Мәгълүмати-методик үзәкнең тәрбия эше буенча методисты Лаура Осянина сүзләренә караганда, профилактикага 400гә якын бала тартылган. Һәр мәктәптә ай саен теге яки бу конкурсларга йомгак ясала, җиңүчеләр билгеләнә. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Екатерина Осянина, безнең үзәктәге аз керемле гаилә балалары тематик стенд әзерлиләр, үзәк хезмәткәрләре белән бергәләп сәламәт яшәү рәвеше турында күрсәтмә мәгълүмат белән буклетлар төзиләр, ә аннан соң бу листовкаларны бистә урамнарында очраганнарга тараталар, диде.
24 июньнән 26сына кадәр "Форпост" җәмәгать тәртибе берләшмәсе үзәгендә " Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" дип аталган акция үтте. Анда шул көннәрдә район үзәге мәктәпләренең 3-4нче сыйныф укучылары сугышчан дан музеенда булдылар. Биредә кечкенәләргә мультфильм күрсәтелде, соңыннан акциядә катнашучылар белгеч Лилия Кашапова белән дөрес туклану һәм шәхси гигиена, спорт белән шөгыльләнүнең файдасы, чыныгу турында уртага салып сөйләштеләр.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Сәламәт яшәү рәвеше өчен" веломарафоны үткәрделәр. Акциядә балалар-яшүсмерләр спорт мәктә-бенең егермегә якын укучысы катнашты. Бистәнең 2нче мәктәбенең велоузышта катнашучы 6нчы сыйныф укучысы Владислав Дубровин наркотикларга тискәре карый һәм чаңгы, футбол уйнап һәм велосипедта йөреп, сәламәт яшәү рәвешен яклый.

САН


районда
21
наркотик матдә кулланучы полициядә исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев