Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Беренче чемпионатта «көмеш»

Беренче тапкыр IX "Сәламәтлек" авыл спартакиадасы кысаларында Алексеевскида бадминтон буенча ярышлар узды. 23 һәм 24 июньдә призлы урын алу өчен Бадминтонны үстерү үзәге өченче мәктәп спорт залына 22 районнан йөзгә якын ракетка һәм волан яратучылар җыелды. Безнең районны Җаббарова Миләүшә, Веретенников Павел, Осянин Максим (барысы да аграр колледждан) һәм Түбән...

Беренче тапкыр IX "Сәламәтлек" авыл спартакиадасы кысаларында Алексеевскида бадминтон буенча ярышлар узды.
23 һәм 24 июньдә призлы урын алу өчен Бадминтонны үстерү үзәге өченче мәктәп спорт залына 22 районнан йөзгә якын ракетка һәм волан яратучылар җыелды. Безнең районны Җаббарова Миләүшә, Веретенников Павел, Осянин Максим (барысы да аграр колледждан) һәм Түбән Тигәнәледән Хамматов Салават яклады.
Уенның беренче көнендә барлык командалар да 5 төркемгә бүленде. Катнашучылар күп булу сәбәпле, уеннар кичкә кадәр сузылды. Үз төркемнәрендә җиңүчеләр финалга чыктылар һәм икенче көнне үзара уйнадылар. Ял көне Алексеевск, Мөслим, Зәй, Кукмара һәм Балтач командалары җиңүчеләре ачыкланды. Кискен уеннардан соң өченче урында балтачлылар булды, көмешне мәйдан хуҗалары яулады, ә беренче урында - Кукмара командасы.
Турнирның җиңү-челәре, Кукмарадан килгән балалар, уеннар тәмамлангач, Алексеевск спортчыларына чын күңелдән кызыгуларын әйттеләр, чөнки район җитәкчелеге тарафыннан бадминтонга зур игътибар бирелә: "Сездә һәр мәктәптә уйныйлар, бездә бер генә секция, шунда өч ел шөгыльләнәбез инде. Ә сезнең балалар белән уйнарга бик авыр булды. Узган ел алар начаррак уйнаган иде"-дип белдерде уйнаучы тренер Мөнир Гыймадиев.
Район башлыгы В. Козонков, уенда катнашучыларны котлап, бүгенге уенда җиңүчеләрнең Казан шәһәрендә узачак Универсиада уеннарында берсе булса да катнашачагы, әлеге спорт төре үссен өчен барлык шартлар да тудырылачагы, аны елның теләсә кайсы вакытында да уйнарга мөмкин булачагы турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев