Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Дөреслек кайдадыр янәшәдә

23 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр үзәк китапханәдә дарулар кулланмыйча, кодлаштырмыйча һәм гипнозсыз гына алкоголь, наркотик һәм тәмәкегә бәйлелектән котылу буенча уникаль курс үткәрелә. Теләге булган бөтен кеше БУШЛАЙ аеклык курсы үтәргә тиеш.

Очрашулар Т.Шәйхуллин исемендәге хәйрия реабилитация үзәге җитәкчесе Владимир Фәхриев (Әлмәт шәһәре) тарафыннан үткәрелә. "Беренче чиратта без тискәре гадәтләргә бәйлелекләрен аңлаган кешеләрне чакырабыз, - дип аңлата психоаналитиклар Халыкара ассоциациясенең хакыйкый әгъзасы Владимир Әнвәр улы. - Өстәвенә безнең курсларга беткән алкоголиклар йөри, дигән фикер - мәгънәсезлек: бездә андыйлар булмый. Безнең дәресләр үзләренең начар гадәтләреннән газапланучы һәм шуны ачыкларга карар иткән, шулай ук туганнарына һәм якыннарына булышырга өметләнүче кешеләр өчен билгеләнгән.

14 ел курслар үткәрү дәверендә бездә кызыклы кешеләр күп булды, алар сарыф иткән вакытлары өчен бер дә үкенмиләр. Аеклык курсы - бу химик бәйлелектән тулысынча азат булу гына түгел, бу әле аек фикер йөртүгә дә юнәлдерелгән.

Моннан тыш, сез массакүләм мәгълүмат чараларында язылмый торган легаль наркотиклар, тәмәке, алкоголь, Россиядә эчкечелек культурасы - кайда дөреслек, кайда ялган һәм күп кенә башкалар турында беләчәксез. Кызыксындырган сорауларны 8-9172-705-316 телефоны буенча бирергә була. Дәресләр кичке 6да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев