Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Еланнар белән шаярмагыз

Биләр урманчылыгы территориясендә ике кешене агулы еланнар чаккан.

Ике очрак та, редакциягә җитәкче-урманчы галим Хәбибуллин сөйләгәнчә, берничә көн элек булган. Иң беренче булып Чуваш Майнасында яшәүче умартачы бәлагә тарыган. Аңа сөйрәлүче хайван Югары Татар Майнасы авылына якын урнашкан умарталыкта эш белән мәшгуль чагында ташланган. Ярый әле, янындагы хезмәттәшләре тиз генә "Ашыгыч ярдәм" чакыртканнар. Бәлагә юлыккан икенче берәү (Чистай районы, Морд. Багана авылы кешесе) Лесхоз бистәсе янында елан чакканнан соң үз автомобилендә урманнан Чистай-Биләр автоюлына чыгарга өлгерә, әмма аны соңрак аңын югалткан хәлдә узып баручы машина йөртүчеләр табып ала. "Ашыгыч ярдәм" машинасында ул шулай ук Алексеевск үзәк район хастаханәсенә китерелә. Докторлар ирләрнең гомере өчен көрәшәләр, һәм, бәхеткә, саклап калу насыйп була.
P.S. Иминлек максатында район кешеләренә урманнарга ялгыз бармагыз, ә инде барган очракта киемегез тиешле һәм бөтен тәнегезне капларлык булсын дип мөрәҗәгать итәбез. Һичшиксез, үзегез белән кәрәзле телефоныгыз булсын. Елан чакканда кичекмәстән кәрәзледән 030 телефоны буенча "Ашыгыч ярдәм" чакыртыгыз. Кеше организмына сыворотка - агуга каршы матдә - никадәр тизрәк кертелсә, исән калу өмете шулкадәр күбрәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев