Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Формалар яңа, мәшәкатьләр иске

Күптән түгел район киңәшмәләренең берсендә 2011 елгы эш өчен "Үзәк район хастаханәсе" муниципаль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе хисап тотты. Район активына муниципалитетта сәламәтлек саклау тармагының эш йомгаклары турында сөйләүче фильм тәкъдим ителде. Халыкка республика Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләгән медицина хезмәтләренә дәүләт заказы тулысынча үтәлде. Район үзәгенең хастаханә комплексы, Биләр хастаханәсе...

Күптән түгел район киңәшмәләренең берсендә 2011 елгы эш өчен "Үзәк район хастаханәсе" муниципаль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе хисап тотты.

Район активына муниципалитетта сәламәтлек саклау тармагының эш йомгаклары турында сөйләүче фильм тәкъдим ителде. Халыкка республика Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләгән медицина хезмәтләренә дәүләт заказы тулысынча үтәлде. Район үзәгенең хастаханә комплексы, Биләр хастаханәсе һәм 44 фельдшер-акушерлык пункты ел дәвамында халыкка кирәкле ярдәмне тәэмин иттеләр. Муниципаль хезмәттә эшләүче 389 кеше медицина хезмәте күрсәткәндә мөмкин булганның, ә кайчакта мөмкин булмаганның да барысын да эшләделәр. 44 табиб (аларның бишесе-ТРның атказанган табибы һәм 10 кеше-сәламәтлек саклау отличнигы) алексеевскилыларның сәламәтлеге өчен көрәште. Әлбәттә, урта медицина персоналының да роле зур. Медиклар эшчәнлекнең 46 төре буенча гарантияле ярдәмне тормышка ашырдылар: сменага 450 баруга исәпләнгән 16 белгеч амбулатор-поликлиника хезмәтендә эшләде.

Район һәм үзәк район хастаханәсе җитәкчелегенең игътибары даими төстә матди-техник базаны яхшыртуга юнәлгәнлеге республиканың "Сәламәтлек саклау" һәм "Уңайлы тирәлек" программаларында актив катнашуны билгеләде. Күп кенә алексеевскилылар яңа "Ашыгыч ярдәм" һәм авыруларны кабул итү биналарын, аларның заманча җиһазларын югары бәяләделәр инде. Фильмга аңлатмасында районның баш табибы Илдар Фәхретдинов яңа елда район структурасының исеме үзгәрүгә тукталды. Ул хәзер дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе дип атала. Ләкин аның асылы үзгәрми, халыкка кирәкле бөтен хезмәтләр шулай ук күрсәтеләчәк, ләкин яңа статус учреждениегә дәүләт заказы кысаларында түләүле хезмәтләрнең киңрәк спектрын үстерергә мөмкинлек бирә. Баш табиб кичектергесез бурычларны хәл итүнең-төп дәвалау корпусын ремонтлауны дәвам иттерүнең, ФАПларны матди яктан җиһазлауның мөһимлеген ассызыклап үтте. Районга яңа белгечләр-невропатолог, педиатр һәм офтальмолог килүгә дә карамастан, кадрлар проблемасы кискен булып кала. Илдар Азат улының сүзләренә караганда, озакламый психиатрның килүе көтелә. Үзәк район хастаханәсе администрациясе бу яктан зур эш башкара. Фәхретдинов, заманча медицина ярдәме күрсәтү буенча бәяләп бетергесез роль республиканың иминият компанияләренә бирелә, дип билгеләп үтте. Әйдәп баручы компанияләрнең берсе-"Чулпан" иминият төркеменең ышанычлылыгы турында тәкъдир итү барышында икътисад һәм финанслар буенча идарә начальнигы Ф.Шакиров сөйләде. Газета укучыларның исләренә шуны төшерәбез: былтыр газета компаниянең реклама материалларын берничә тапкыр бастырып чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев