Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Юл хәрәкәте иминлеге: ата-аналар өчен мөһим искәртү

Алексеевск районында «Имин җәй – 2026» район профилактика акциясе кысаларында оештырылган беренче видеомөрәҗәгатьләр бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Проект «Татмедиа» АҖ филиалы «Алексеевск-информ», Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең территориаль идарәсе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Акциянең төп максаты – юлларда хәвефсез йөрү мәдәниятен формалаштыру һәм балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.

Тантаналы чара «СинЭнергия» яшьләр үзәгендә узды. Бүләкләү тантанасы алдыннан Алексеевск 4 нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы лагерьда ял итүче балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган танып-белү программасы оештырылды. Уен формасында балалар юл билгеләре, светофор сигналлары һәм урамда хәвефсез йөрү нигезләре буенча белемнәрен тикшерде.

Дәресне «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Светлана Рясова үткәрде. Чараны оештыруда шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге рәисе Ольга Курсанова катнашты.

Оештыручылар балигъ булмаганнарның мототехника, питбайклар һәм шәхси мобильлек чараларын куллану мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Нәкъ менә шушы тема «Имин җәй – 2026» акциясе кысаларында төп юнәлешләрнең берсе булды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Шакиров билгеләп үткәнчә, балаларның иминлеге күп очракта өлкәннәрнең позициясенә бәйле.

– Һәр ата-ана шуны аңларга тиеш: балага питбайк яки башка мототехника сатып алып, ул аның иминлеге өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Юл хаталарны кичерми. Кызганычка каршы, ел саен балигъ булмаганнарның яшьләре һәм әзерлек дәрәҗәләре җитәрлек булмаган килеш транспорт чаралары белән идарә итеп авыр җәрәхәтләр алулары теркәлә. Безнең уртак бурыч – мондый хәлләргә юл куймау һәм балаларның гомерен, сәламәтлеген саклау, – дип ассызыклады ул.

Аннан соң «Йөртү-челәр өчен иминлек киңәшләре» видеомөрәҗәгатьләр бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, руль артында игътибарлы булу һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны хөрмәт итү кирәклеген искәртте.

Бәйгенең беренче дәрәҗәдәге җиңүчесе булып Алексеевск аграр көллияте укытучысы Рифат Галеев танылды.

Икенче дәрәҗә диплом белән Арнаковлар гаиләсе – Николай һәм Татьяна бүләкләнде. Бәйге эшенең җитәкчесе – Алексеевск 4 нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе сыйныф җитәкчесе Г.Н. Гыйләзова.

Өченче урынны Алексеевск 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды җитәкчесе Валентина Харитонова алды.

Лауреат дипломнары белән Мокрокурнал урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Әмин Гафиатулла һәм Эмилия Андреева бүләкләнде. Җитәкчеләре – Ирина Хәкимова. Шулай ук Степная Шентала урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Самир Кыямов Гөлйөзем Гатауллина җитәкчелегендә бәйге лауреаты булды.

Бүләкләүдән соң чарада катнашучылар иң яхшы бәйге эшләре белән танышты. Үзләренең видеомөрәҗәгать-ләрендә район халкы гади, әмма бик мөһим хакыйкатьне искә төшерде: юлдагы иминлек һәр кешенең шәхси җаваплылыгыннан башлана.

«Имин җәй – 2026» акциясе җәйге чор дәвамында дә-вам итәчәк. Район халкын юлларда хәвефсез йөрү культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән яңа бәйгеләр, профилактик чаралар һәм мәгълүмати проектлар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев