Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Кызганычка каршы, коронавирус корбаннарына әверелгән алексеевскилылар саны көннән-көн арта

«Ковидтан беркем дә сакланмаган»

Шуның белән бергә, әлегә кадәр күпләр куркынычсызлык чараларын санга сукмый һәм прививка ясатудан баш тарталар. Шушы хәл Евгений Боровковның ачуын чыгара һәм ул редакция аша якташларына мөрәҗәгать итә. «Алексеевскдорстрой» ветераны һәм «Вдохновение» халык хоры катнашучысы пандемия чорында туганнарын һәм дусларын югалткан һәм ул алексеевскилыларны вакциналаштырырга өнди.

«Өч ел элек хатыным Татьяна белән без пневмония белән бик каты авырдык, мин аңымны югалттым, кислород астында яттым. Табиблар ярдәме белән генә исән калдык. Шуннан соң без пневмониядән прививка ясаттык. Ә хәзер коронавирус тагын да куркынычрак. Ковидтан беркем дә сакланмаган. Шуңа күрә хатыным белән уйлаштык та, август азагында вакцина ясаттык. Табиблар начар киңәш бирмәс. Әлбәттә, һәркем прививка ясатырга яки юкмы икәнен үзе хәл итә, ләкин шулай да үзеңне сакларга, битлек режимын сакларга, коронавирус дулкыны тыңганчы элемтәләрне чикләргә кирәк. Бу авыру булу дәверендә без берничә туганыбызны, өч дустыбызны җирләдек. Күптән түгел Ирина Зиновьева вафат булды. Урыны җәннәттә булсын. Ул безнең яхшы танышыбыз, аның белән бергә эшләдек, ветераннар советында җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләндек. Һәм менә хәзер ул безнең арабыздан китте...», - ди Евгений Иванович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев