Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

“Кызыл зона”дан репортаж: реанимациядә вакцинацияләнүчеләр юк

Без район башлыгы Сергей Демидов белән Алексеевск үзәк район хастаханәсе базасында оештырылган күчмә госпитальдә булдык.

Без, барлык табиблар кебек үк киендек: саклагыч комбинезоннар, күзлек, битлек, перчаткалар. Моннан тыш, госпитальдә дәваланучы пациентлардан аермалы буларак, без барыбыз да Спутник V прививкасын ясатканнар.

Алексеевск район башлыгы җирле үзәк район хастаханәсе базасында оештырылган күчмә госпитальнең “кызыл” зонасында булды. Сергей Демидов табиблар белән очрашты һәм ковид-госпитальдәге пациентларның  хәлләрен белде. Буш коридорлар буйлап үтеп, интенсив терапия палатасына кердек. “Хәзер биредә 62 кеше дәвалана. Аларның дүртесе реанимациядә. Реанимациядә прививка ясатучылар юк!”- дип ассызыклады Демидов.

“Прививка ясатып өлгермәдем, - дип уртаклаша пациенткаларның берсе, - озаграк   җыендым. Хәзер, әлбәттә, бу хакта бик үкенәм. Үпкәләрем яртылаш су белән тулган кебек, суларга бик-бик авыр. Табибларга да безнең белән авыр инде. Рәхмәт аларга. Биредә тәүлек буе безнең белән”.

Фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белдереп, муниципалитет башлыгы табибларга бүләкләр тапшырды.

Кызганычка каршы, авырулар саны кимеми. “Covid” 19  белән авыручыларның яше яшәрә бара. Үлүчеләр саны арта. Вирус агрессивланды, бик җитез дә: каты авыручы пациент ике-өч көн эчендә хәтта интенсив дәваланганда да “янарга” мөмкин. Өстәвенә, рәсми статистика күрсәтүенчә вирустан үлүчеләр сирәк, кешеләр аның соңгы нәтиҗәләреннән күбрәк үлә. Еш кына кичерелгән ковид инсульт, инфаркт һәм башка авыруларга китерә.

Барлык авыруларның да үпкәләре югары дәрәҗәдә зарарланган  (70-100%). Биредә алар битлек, датчиклар һәм трубкалар астында кислород ярдәме белән генә сулыйлар. Бәхеткә, бөтен кешедә реанимациягә барып җитми. Тик, кызганычка каршы, реанимациядә дә барысын да коткарып калып булмый. Шул чакта прививка яатучыларның җиңелрәк, еш кына хәтта симптомсыз да авыруын, ә ИВЛ астында реанимациягә бөтенләй дә берәмлекләп кенә эләгүен искә төшерү урынлы булыр.

Медиклар ялларсыз эшли: тәүлек әйләнәсе. Әлбәттә, прививка ясаткан һәм авырган кешеләр тәшкил иткән көчле катлам арта. Тиздән үлем вирусының чираттагы дулкыны тәмамланыр дигән өмет бар. Без вакцина ясатсак, ул тагын да тизрәк китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев