Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Мандарин ашап ротавирус йоктыру турындагы хәбәрләр дөрес түгел — Роспотребнадзор

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда таралган, мандарин ашап ротавирус инфекциясе йоктырырга мөмкин дигән хәбәрләрне кире какты.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына идарәнең матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева җиткерүенчә, бу мәгълүмат бары спам, аның бернинди нигезе юк. Шуның белән бергә идарә вәкиле узган ел да Яңа ел алдыннанда шундый нигезсез хәбәр таратылганын искәртте. «Ротавируслы инфекция җиләк-җимештә "яшәми". Аларны әйбәтләп юсаң, инфекция булмый», - дип аңлатты Миләүшә Җамалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев