Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Май аеның соңгы көнендә Бөтендөнья тәмәкесез көне билгеләп үтелә

Алексеевск үзәк район хастаханәсенең табиб-наркологы Елена Анисимова йөкле хатыннар өчен тәмәке тартуның зыяны турында сөйли:

- Хатын-кызның бөек максаты - ана булу. Ни кызганыч, табиб-гинеколог кабинеты янында утыручы, ә аннары урамга чыгып тәмәке тартучы йөкле хатыннарны еш күрергә туры килә. Тәмәке тарту теләсә кайсы кеше өчен куркыныч һәм күп төрле авырулар китереп чыгара.
Ләкин йөкле хатынның тәмәке тартуы, ул нинди генә срокта булса да, һәрчак аяныч нәтиҗәләргә китерә. Ана организмы һәм үсеп килүче яралгы - бербөтен организм ул. Кан тамырлары системасыннан бөтен зыянлы матдәләр соңгылык аша туачак бала организмына үтеп керә, бу кан тамырларының кысылуына һәм кислород ачлыгына китерә.
Йөкле вакытта тарту йөклелекнең өзелүенә, баланы вакытыннан алда табуга китерә, моннан тыш, хатын-кызның һәм баланың гомеренә куркыныч тудыра.
Әнисе тәмәке тарткан яңа туган сабыйда да шундый ук җитди нәтиҗәләр килеп чыга. Ана карынындагы, әле тумаган да бала пассив тартучыга әйләнә, бусы бигрәк тә куркыныч. Никотинга бәйлелек туачак баланың органнарына өлгерергә комачаулый, сәламәт күзәнәкләр авыру күзәнәкләргә әйләнә.
Шуның белән бергә җитлекмәчә туган, авырлыклары кечкенә балалар саны арта, шулай ук андый балалар арасында үлүчеләр саны югары, шулай ук физик үсеш зәгыйфьлеге дә күзәтелә. Андый аналарның балаларына шулай ук Дауна диагнозы, күрә карау һәм китек ирен һ.б.авырулар да яный.
Тәмәке тартучы ана тудырган баланың киләчәктә балага узмау яки тууының беренче елында тиктомалдан йөрәге туктап үлеп китү ихтималы да бар. Исегездә тотыгыз: балаларыгызның сәламәтлеге - сезнең кулда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев