Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Мөһим нәрсә турында кыскача

Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илдар Фәхретдинов узган елдагы эш йомгаклары, 2017 ел бурычлары һәм яңалыклары турында кыскача гына сөйләп китте.

- Соңгы өч елда Алексеевск районы халкы арасында үлүчеләр санының кимүе күзәтелә. Мәсәлән, 2016 елда ул 2014 ел белән чагыштырганда 1,2 тапкыр кимеде. Быел тотрыксыз хәл күзәтелә: ике айда 77 кеше үлде. 2016 елның шул ук чорында 53 кеше бакыйлыкка күчкән иде, бу 46,3% ка кимрәк.
Халыкның үлүе буенча 2016 елда беренче урында - кан әйләнеше системасы, икенче урында - "картлык", өченче урында рак авырулары торды. Быел беренче урында - "картлык", икенче урында - кан әйләнеше системасы, өченче урында рак авырулары тора. Былтыр йөз кешедә онкологик авырулар:10 кешедә - рентгенография, 11 кешедә - УЗИ, 8 кешедә - маммография, 10 кешедә - ФГДС, 6 кешедә - колоноскопия, 3 кешедә - цитологик тикшеренү үткәндә, 3 кешедә ПСАны тикшергәндә билгеле булды.
Өлкән халыкның билгеле бер төркеменә диспансерлаштыру үткәргәндә генә онкопатология 11 кешедә ачыкланды.
Ашыгыч коронарография һәм тентирование үткәрүгә мохтаҗ авырулар үз вакытында Татарстан Республикасы клиник хастаханәсенә ятарга җибәрелә. Югары технологик ярдәм күрсәтү бүлеп бирелгән квоталар нигезендә үткәрелә. Мәсәлән, 2016 елда магнит-резонанс томографиясенә (МРТ) - 51 кеше, рентген-компьютер томографиясенә (КТ) - 24 кеше, коронарографиягә 22 кеше җибәрелде. Аортокоронар шунтирование 3 кешегә ясалды, 5 кешегә - стент, 2 кешенең клапаннарына протезлар куелды.
Саннар: 2016 елда 4252 кешегә диспансерлаштыру үтәргә кирәк иде, 4092 кеше үтте, бу 96,2% тәшкил итә. Быел өлкән халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыру дәвам итә һәм аңа шул халыкның 100% ын да тартырга кирәк булачак.
Быел үзәк район хастаханәсенең өлкәннәр поликлиникасы каршында ташламалы рецептлар язу өчен кабинет эшли башлады. Ташламалы рецептларны яңадан билгеләүгә һәм аларны язып бирүгә мохтаҗ пациентлар шунда ук 2 нче кабинет фельдшерына мөрәҗәгать итә, ташламалы препаратларны алу һәм дәвалауны дәвам иттерү өчен рецептлар яздырып ала алалар.
Былтыр унике ФАП фармакологик эшчәнлекне тормышка ашыруга лицензияләр алды. Районда унбиш ФАПның шундый лицензиясе бар. Аларның халыктан гаризалар алырга һәм исемлек нигезендә аеруча да кирәкле дару препаратларын сатуга хокуклары бар. Калган барлык фельдшерлар дару препаратларын халыкның соравы буенча алып кайталар.
Игътибар: халык инфоматлар, шулай ук интернет аша табибка язылуны киң файдалана ала. Стоматология һәм балалар поликлиникасына язылу җайга салынган.
2017 ел - терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын булдырмау һәм аларга операция ясау технологияләрен камилләштерү елы. Эндопротезлауга көтү кәгазе елдан-ел арта бара. Республикада Иннополис заманча медицина үзәге (Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы республика клиник хастаханәсенең Югары Ослан районында урнашкан 2 нче консультация поликлиникасы) ачылды, анда терәк-хәрәкәт аппараты авырулары уңаеннан операцияләр кичергән пациентларны тернәкләндерүнең заманча ысуллары тәкъдим ителә. Бу пациентларның тернәкләнүне һәм дәвалауны сыйфатлы узулары мөһим. Әлеге мәсьәләләр буенча үзәк район хастаханәсе поликлиникасына 2-52-42, 2-35-63 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Надирә ХӘСӘНОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев