Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

ОРВИ, грипп һәм коронавирус җыелмасы

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков матбугат конференцияләренең берсендә, вируслар килә һәм беркая да китми, шул ук коронавирус мәңгегә безнең белән калачак, - дип билгеләп үтте.

«Коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кими. Әмма, беренчедән, икенче дулкын булырмы - юкмы, без теләсә нинди вәзгыятькә дә әзер булырга тиеш. Ә икенчедән, көз көне каты респиратор вирус инфекцияләре, бигрәк тә грипп белән авыручылар саны арта. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы безне А һәм В гриппы көтә, дип кисәтте инде, алардан без соңгы елларда бер тапкыр да прививка ясатмадык. Минемчә, каты респиратор вирус инфекцияләре, грипп кушылмасы булачак, тагын коронавирус та калачак һәм башка вируслар да кушылырга мөмкин», - ди Садыйков. Вакыт узу белән коронавирус каты респиратор вирус инфекцияләре авырулары системасында билгеле бер урын алачак һәм халык дәвалауга гына түгел, ә махсус профилактика мәсьәләләренә дә, шул исәптән вакцинацияләүгә дә әзер булырга тиеш. Шуңа күрә, кадерле якташларыбыз, кабат сезне сәламәтлек саклау режимын үтәргә өндибез!

Фото wmj.ru сайтыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев