Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Сак булыгыз!!!

Татарстан Республикасы буенча 2016 елның 29 декабреннән 2017 елның 11 гыйнварына кадәр барлыгы 16 кеше геморрогик бизгәк (тычкан бизгәге) йоктырган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хәбәр итә.

Тычкан бизгәге белән авыруның 3 очрагы Казан шәһәрендә һәм Әлмәт районында, икешәр очрак Биектау, Түбән Кама районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә, берәр очрак Лениногорск, Кукмара, Зәй һәм Саба районнарында теркәлгән.

Белешмә.

Бөерләргә зыян китерә торган геморрагик бизгәк - бөердәге кан тамырларын һәм башка органнар: йөрәк, ашказаны, үпкә, бөер өсте бизләрен, үзәк нерв системасын зарарлаучы йогышлы авыру.

Аны тычкансыман кимерүчеләр (кыр, урман тычканнары ) организмында сакланып, тышкы мохиткә аларның тизәкләре һәм бәвелләре белән чыга торган вирус тарата. Инфекция һавадан кимерүчеләрнең бүлендекләрендәге тузан белән, зарарланган ризык аша керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев