Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Сентябрь игезәкләр бүләк итте

Көзнең беренче аенда районда никахланышучылар саны аерылышучыларга караганда күбрәк булган: 31 пар үз язмышларын гаилә җепләре белән бәйләгән, ә 3 пар, киресенчә, мөнәсәбәтләрен өзгән.

ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева хәбәр иткәнчә, сентябрьдә 25 нарасый дөньяга килгән: 13 кыз һәм 12 малай, шул исәптән- ике игезәк. 8 гаиләнең- беренче , 9ының - икенчеләре һәм тагын 8енең өченче балалары туган. Әти-әниләре үз сабыйлары- кызларына Алена, Алина, Василиса, Вероника, Дарина, Екатерина, Каролина, Мария, Надежда, Ралина, Сюзанна, Ульяна дип кушсалар, улларын Артем, Даниил, Данияр, Игорь, Матвей, Никита, Роман, Тимур дип атаганнар, игезәкләргә Данил белән Кирилл исемнәрен биргәннәр.

Шул ук чорда үлем турында 25 акт теркәлгән: 16 ир-ат һәм 9 хатын-кыз дөньядан киткән, шулардан 5 ир-хезмәткә сәләтле яшьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев