Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

“Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар”

Алексеевскиның башлангыч мәктәп-бакчасында әлеге тема буенча сыйныф сәгате булып узды.

Кырык биш минут буена сыйныф җитәкчесе Фирая Шәйхетдинова укучылар белән бергә бала организмы турында әңгәмә алып барды. Сәламәт яшәү рәвеше турында фикер йөрткәндә, өченче сыйныф укучылары кеше сәламәтлеге һәм җәмгыять тулаем үзе күп кенә - социаль, табигать һәм биологик факторларга бәйле дигән фикергә килделәр. Балалар тагын бер гади генә чынбарлыкны аңладылар: авырмас өчен көндәлек режимны үтәргә кирәк, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, күбрәк яшелчәләр, җиләк-җимеш, балык ашарга, сөт эчәргә, шул ук вакытта рационнан майлы ризыкны, баллы суны, кока-колалар һәм чипсыларны төшереп калдырырга. Малайлар һәм кызлар бергәләп, парта артында ничек дөрес утырырга кирәклеге турында исләренә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар һәм төркемнәргә бүленеп дәрес темасына кроссвордлар чиштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев