Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Сәламәтлек өчен куркыныч азык

Россиягә составында йод күләме югары булган балалар ризыгы кертелгән.


Редакциягә Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы урынбасары сөйләгәнчә, Нидерландтта җитештерелгән җитлекми туган балалар өчен Nutrilоn Prе 1 балалар ризыгының бер партиясен лаборатор сынаулар вакытында андагы йод дәрәҗәсенең Таможня берлеге норматив документлары тарафыннан билгеләнгән дәрәҗәне 6 тапкырга диярлек артуы ачыкланган. Әлеге продукцияне Мәскәү шәһәренең "Нутриция" ЧҖҖ алган булган, кайтару вакыты - 2013 елның 6 ноябреннән 2014 елның 2 гыйнварына кадәр, партия номеры - 294421. Әлеге продукциянең зур өлеше товарны тәэмин итүче тарафыннан инде әйләнештән алынган, әмма аның Татарстан Республикасы сәүдә челтәренә вак тәэмин итүчеләр аша керү ихтималы юк түгел. Балалар ризыгы сату белән шөгыльләнгән оешмалар һәм эшмәкәрләргә химик күрсәткечләр буенча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче азык-төлек төрен әйләнештән алу зарур.


Гомумән, теләсә кайсы ашамлыкның, аеруча да балаларга исәпләнгән ризыкларның Таможня берлеге илләренең норматив документлары тарафыннан билгеләнгән, аның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаган документлары булырга тиеш. Сатып алучылар моны таләп итәргә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев