Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Сөлек белән дәвалау

Сөлек куйгач, организм бик актив рәвештә кешедә "бәхет гормоннары" - эндорфиннар эшләп чыгара башлый икән.

Һәр кешенең гәүдәсендә 700дән артык актив нокта бар. Һәр нокта аерым бер органның торышы өчен җавап бирә. Сөлек кешене дәвалау өчен йогынты ясарга кирәкле ноктаны үзе сайлый. Ул гәүдәнең кирәкмәгән җиренә ябышып калмаячак.
Гирудотерапиянең бер сеансы 15-40 минут дәвам итә. Гадәттә сөлек кан эчеп туйганнан соң үзе егылып төшә. Аның гәүдәсе берничә тапкыр зурая.
Сөлек тешләгән урыннан бер тәүлеккә якын кан саркып торачак, ә яра эзе озак билгеле булачак. Гадәттә тешләгән урынга гигиеник мамык куела. Сөлек бер генә тапкыр кулланыла, шуңа күрә дәвалау сеансыннан соң аны махсус эремәгә салалар, ул шунда һәлак була.
Сөлекнең дәвалау йогынтысы үзенчәлекләре нәрсәдән гыйбарәт соң? Беренчедән, дәвалану максатыннан кан алдыру вакытында кеше 30 мл кан югалта (сөлек 15 мл кан эчә, көн дәвамында ярадан нәкъ шуның кадәр үк күләмдә кан саркып чыга). Нәтиҗәдә кан тамырлары бушый, басым нормальләшә. Икенчедән, сөлек кеше организмына үз төкереге белән биологик актив матдәләр җибәрә.
Сөлек төкереге составында дәвалау үзлеклә-ренә ия 100гә якын биологик актив матдә бар. Аларның беренче төркеме кешенең иммунитетын ныгыта, ягъни ялкынсынуга каршы торырга булышлык итә. Икенче төркемдәге матдәләр атеросклерозга каршы көрәшә.
Сөлек төкереге составында гирудин да бар. Нәкъ менә гирудин кешене кан оешудан дәвалый һәм яңа тромблар оешуга тоткарлык ясый, кара кан тамырының киңәюен дәвалауда булышлык итә.
Сөлек ярдәмендә терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын (мәсәлән, артрот, остеохондроз), буын сызлавы авыруларын: ревматизм, ревматоид артритын дәвалау яхшы нәтиҗәләр бирә.
Гирудотерапия йокы качу, баш өянәге, неврит, радикулит, йокысызлык, баш авырту, баш әйләнү, невралгия, неврология авыруларын дәвалауда еш кулланыла башлады.
Сөлекләр офтальмологларга да ярдәмгә килә. Мәсәлән, алар глаукома, кератит авыруларына, күз басымын төшерүгә яхшы дәва.
Тире авыруларын дәваларга да сөлекләр ярдәмгә килә. Гирудотерапия нейродермит, экзема, бетчәле тимгелне, чуан чыгуны, тәндәге җөйләрне яхшы дәвалый. Сөлекләр ашказаны-эчәк тракты, бавыр һәм бөер авыруларын дәвалаганда кулланыла. Эч кату, холецистит, панкреатит, гастрит, цирроз, үт куы-гы ташы, сидек юлы ташы авыруларын дәвалаганда да гирудотерапиянең уңай тәэсире расланган.
Медицина сөлекләре шикәр диабеты булганда эндокрин система авыруларын уңышлы дәвалый.
Гинекологиядә сөлекләр йогышлы һәм ялкынсыну авыруларына каршы көрәштә аналыкта хроник ялкынсынуны, маститларны, миома, эндометриозны, климактерик бозылуны дәвалауда кулланыла. Шулай ук сөлекләр йогышлы авыруларны дәвалаганда организмның иммун системасын ныгытырга ярдәм итә.
Әлбәттә, сөлек белән табиб киңәшен истә тотып дәваланырга кирәк. Мәсәлән, кан агу авыруы (гемофилия); азканлылык (анемия) белән авырганда канның оешу сәләте кимегәндә; йөклелек чорында сөлек белән дәваланырга ярамый.
Моннан тыш, тотрыклы түбән артериаль басымнан интеккән һәм шулай ук сөлекнең төкерек бизләре сыекчаларындагы нинди дә булса бер матдәгә аллергия күзәтелгән кешеләргә сөлекләр белән дәваланырга киңәш ителми.
Гөлзада Кәлимуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев