Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Спорт белән шөгыльләник! яки Ә бездә нәрсә бар?

Күршебездә Чаллының спорт көллиятендә белем алучы кыз яши. Ул һәр көнне сәгать кичке алтыларда спорт киемнәреннән безнең йорт яныннан уза. Бер көнне мин дә яшь алексеевскилыларга организмны физик камилләштерү өчен нинди урыннар бар икәнлекне ачыклыйсым килеп, аңа иярдем?


Күнекмәләрне дәвам иттереп буламы? Бездә моның өчен шартлар бармы?
Беренче тукталган урыныбыз 1 нче мәктәп стадионы, килешегез аеруча үзенчәлекле, нәкъ менә спорт белән шөгыльләнү урыны. Юля, мин, һәм кызым стадион буйлап йөгерә башладык. Бер әби һәм аның сыерын очраттык, алар безгә гаҗәпләнеп карап торалар сыман. Биредә бер генә яшь кешене дә очратмадык, киресенчә бер-бер артлы эштән кайтучыларның безнең спорт белән "шөгыльләнүебезгә" га-җәпләнеп карауларыннан "яхшысынмыйча" тиз-тиз 2 мәктәп стадионына киттек. Биредә бәлки балалар булса да спорт белән шөгыльләнер, безгә дә компания булыр. Тик әллә районда бер бала да спорт яратмыймы икән, әллә алар авылда әби-бабаларындамы, әллә лагерьдамы белмим, биредә дә беренче стадиондагы кебек "ахирәтләр" генә йөри, тик кәҗә дигәннәре. Күршемә, мәйтәм әйдә киттек 8 Март урамындагы күлгә, анда без районга күчеп килгән елны катамараннарда йөреп хозурланырга була иде, дим. Бу да спорт төре бит, әле ниндие, педальне әйләндерәсең, тирә-як күренеш белән хозурланасың. Тик шатлыклы уйларыбыз күлгә якынлашуга чәлпәрәмә килде, биредә хәзер катамараннарның "к" хәрефе дә калмаган икән инде. Монда да булмагач, киттек Кама елгасы буендагы стадионга. Анда кышын Алексеевскдорстрой карамагында бик әйбәт шугалак барын төгәл беләм, ә хәзер анда нәрсә икән дим. Килсәк 30лап малай футбол уйный. Нәрсә-нәрсә мин биредә кеше бөтенләй дә юктыр дип уйлаган идем, һәркайсы унар кешедән торган командалар футбол тубы тибәләр. Үзен Алмаз дип таныштыручы егеттән, көндә шулаймы дип кызыксындык, кеше күплеккә игътибар итеп. Ул: "Җәй көннәрендә башка стадионнарда кеше таба алмассыз, ә менә киресенчә, кичке биштән соң барлык һәвәскәр футбол сөючеләр бирегә килә. Әле кичә генә үзара "Күн туп" дигән матч үткәрдек. Стадионны чистартып торабыз, чирәм әйбәт, һавасы саф, без бик канәгать" - ди. Тик без малайлар түгел, безгә монда да уңыш елмаймады, шуңа күрә бу мәйданчыкта да күмәк шөгыльләнү килеп чыкмады.
Ахыргы нәтиҗәдә, Камага кереп, суда рәхәт-ләнеп чупырдаганнан соң, вакытым әрәмгә узмасын дип, тиз-тиз бакчага кайтып су сибәргә булдым (бу да спорт бит). Ярар йөрү буенча булса да спорт төрен үтәп кайттык дип, күршем белән канәгать булып хушлаштым.

Фалия ХӘСӘНШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев