Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Сыйфат атналыгы

Европа сыйфат атналыгы старт алды.

Тәкъдим ителгән продукция һәм хезмәтләрнең сыйфат проблемасына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәр өчен Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Роспотребнадзорның территориаль бүлекләре бу көннәрдә бергәләп төрле чаралар үткәрәләр. Безгә әйдәп баручы белгеч-эксперт Елена Галиева сөйләвенчә, дүшәмбе көнне "Асылбикә" сәүдә үзәгендә эшмәкәрләр белән "түгәрәк өстәл" оештырылган һәм гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау буенча консультацияләр бирелгән. Сишәмбе көнне Родникида авыл кешеләре өчен күчмә кабул итү уздырылган. Җомга көнне "Магнит" кибетендә консультацияләр өстәле эшләячәк, аның эше кулланучылар базарында бозуларны бетерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, 15 ноябрьгә кадәр Дәүләт алкоголь инспекциясе "кайнар телефоны" 8(84342) 5-49-85 оештырылачак, бирегә шалтыратып сәүдә һәм хезмәтләр өлкәсендәге бозулар турында сөйләргә һәм үзегезне кызыксындырган сорауларга җаваплар алырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев