Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Төчкертә дә, елата

Вакытының 90 процентын кеше ябык киңлектә - фатирында яки офиста уздыра. Шуңа күрә безнең сәламәтлек, күпчелек, эштә һәм өйдә нинди һава сулауга бәйле... Роспотребнадзор идарәсенең Чистай территориаль бүлекчәсе баш белгеч-эксперты ГАБДЕЛКӘБИРОВА Мөршидә Муса кызы соңгы вакытта "йорт" яки "офис" аллергиясе белән интегүче кешеләр саны арта, дип белдерә. Әгәр өй җыештырганда,...

Вакытының 90 процентын кеше ябык киңлектә - фатирында яки офиста уздыра. Шуңа күрә безнең сәламәтлек, күпчелек, эштә һәм өйдә нинди һава сулауга бәйле... Роспотребнадзор идарәсенең Чистай территориаль бүлекчәсе баш белгеч-эксперты ГАБДЕЛКӘБИРОВА Мөршидә Муса кызы соңгы вакытта "йорт" яки "офис" аллергиясе белән интегүче кешеләр саны арта, дип белдерә.

Әгәр өй җыештырганда, урын-җирне алыштырганда, китаплар яки кәгазьләр белән эшләгәндә күзләре-гездән яшь килә, күз кабакларыгыз шешенә, борыныгыздан ага, ютәл башланып, тирегезгә тимгелләр чыга икән, димәк, сезнең тирәдә мәкерле дошман сагалап йөри.

Биналардагы аллер-гиянең иң киң таралган сәбәбе - тузан. Ул нинди генә аллергеннардан тормый: агач тузаны, вак тукыма кисәкләре, мамык, йорт хайваннары йоны, гөмбә споралары, бөҗәк калдыклары дисеңме. Шул ук вакытта йорт хайваннарының йоны һәм мамыгы шактый агрессив аллергеннар булып саналса да, күзгә күренми торган тузан талпаннарының калдыклары аеруча куркыныч. Ә мондый талпаннарның 50 төре бар. Аеруча таралганнары - дерматофаглар, бу атама "тирене ашый торган" дип тәрҗемә ителә. Алар мендәрләрдә, юрганнарда, матрасларда, келәмнәрдә, йомшак җиһазларда һәм уенчыкларда яши. Тукланган нәрсәләре - органика, ягъни тиренең үлгән кисәкчекләре. Йорт хайваннары булган өйләрдә тузан талпаннары аеруча күп. Әлеге микроскопик бөҗәкләр тешләми, җиһазны бозмый, алар күренми дә, ишетелми дә, шулай да 30 процент очракта "йорт" аллергиясен нәкъ менә шулар китереп чыгара. Фатирда температура 22-27 градус, ә дымлылык югары, өстәвенә, еш суыртылмый торган йомшак уенчыклар күп булганда, тузан талпаннары актив үрчи башлый. Шул чагында аллергикларның хәле кискенләшә. Талпаннарның активлыгы җәй буе, хәтта октябрьгә чаклы дәвам итә.

Икенче бер аллерген - бөҗәкләр. Тузан талпаннарыннан аермалы буларак, алар яхшы күренә. Әйтик, тараканнар. "Таракан астмасы" хәзер сирәк күренеш түгел. Аллергияне көя күбәләге дә, озынборын личинкасы да, аквариум балыкларына ашатыла торган дафния дә китереп чыгарырга мөмкин.

Әгәр инде аллергия билгеләре китап укыганда яисә китаплар һәм документлар ачык киштәләрдә саклана торган бүлмәләрдә барлыкка килә икән, димәк, сездә китапханә тузанына аллергия. Өстәвенә, китап никадәр искерәк булса, аллергия өянәкләре шулкадәр кискенрәк була. Фатирыгызда яки офиста сезне төчкерергә яки елатырга мәҗбүр итә ала торган тагын бер аллерген - гөмбә микроорганизмнары. Алар да югары дымлылык һәм 16-35 градус булганда үрчи. Ешрак бу - күгәрек. Гөмбәләр кәгазь обойларда да, агачта да, күндә дә һәм хәтта резинда да урнашырга мөмкин. Паразитлар начар җилләтелә торган биналарны өстен күрә. Тик тәрәзәләрегезне даими ачып торсагыз да, яхшылап карамасагыз, гөмбәләр чәчәк чүлмәкләрендә урнашырга мөмкин. Гөмбәләр кондиционерларда да пәйда була ала.

Аллергия бизәкләү материалларына да чыгарга мөмкин. Шуңа күрә химия һәм синтетика түгел, экологик чиста материалларны сайлау зарур. Әйтик, идәнгә линолеум җәяргә кирәкми (бигрәк тә Кытайда җитештерелгәннәрен) . Чөнки вакытлар узу белән аннан пластификатор тирләп чыга башлый. Бу матдәне линолеум йомшак һәм сыгылмалы булсын өчен кушалар. Шушы тирләү нәтиҗәсендә, бина һавасында токсик канцероген туплана. Сүз уңаенда, пластификатор ПВХдан эшләнгән дивар панельләрендә, пластик тәрәзәләрдә дә бар, шуңа күрә агач рамнар сайласагыз, яхшырак. Буяуларның су-эмульсиялесен сайларга кирәк, чөнки алар иң куркынычсызлары санала, ул майлы һәм алкид буяулардан аермалы буларак, ис чыгармый диярлек.

Йорт һәм офис аллергиясенә каршы ничек көрәшергә?

- Тузан җыя торган бөтен нәрсәдән - озын йонлы келәмнәрдән һәм күп санлы йомшак җиһазлардан арыныгыз. Йомшак уенчыкларны даими юу, йон киемнәрне кышка полиэтилен пакетларда шкафларга алып кую зарур. Мамык урын-җирне даими чистартуга бирергә яки мендәр белән юрганнарны ясалма эчлекләргә алыштырырга кирәк;

- китап һәм кәгазьләрне пыяла артында тотыгыз;

- өегезне дымлы чүпрәк белән ешрак җыештырыгыз;

- кондиционерларны һаваны артык дымландырмыйча гына кулланыгыз;

- бүлмәләрне даими җилләтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев