Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Вакциналаштыруга илтү: гади һәм уңайлы

Коронавирусның дүртенче дулкыны илебезне тагын да үз эченә чолгап ала.

Шуңа бәйле рәвештә, дәүләт Covid-19 таралуны туктатырга юнәлдерелгән яңа чикләүләр кертә. Әмма чикләүләр белән генә вәзгыятьне үзгәртеп булмый. Вакциналаштыру бу куркыныч чирне җиңәргә ярдәм итәргә тиеш. Районыбызда бөтен кешеләр коткару вакцинасын ясата алсын өчен барлык шартлар да тудырыла. Районыбызда халыкка ярдәм итү чараларының берсе - өлкәннәрне бистә советы бинасына бушлай вакцинация пунктына илтү. Моның өчен 8(84341) 2-39-49 телефоны буенча шалтыратырга һәм гариза калдырырга кирәк.

Без бу эшнең ничек оештырылуын карарга булдык. Социаль яклау бүлегендә шалтыратулар кабул ителә, белгечләр мөрәҗәгать итүчеләрнең адресларын, исем-фамилияләрен язып алалар. Аннары 16:00 сәгатьтә социаль яклау бинасыннан автобус гаризалар буенча бара. Автобуста социаль яклау бүлеге хезмәткәре утырып йөри, ул өлкәннәргә транспортка кереп утырырга һәм төшәргә ярдәм итә. Шулай ук ул вакцинация пунктында да кешеләрне озатып йөри, ул аларга чишенергә һәм анкеталар тутырырга ярдәм итә. Бу, сүз уңаеннан, бик мөһим пункт, чөнки күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр үзләре белән күзлек алмыйлар, һәм аларның документлар тутыру белән кыенлыклар туа.

Беренче булып безнең автобус Лысовлар гаиләсен алды. «Беренче кешеләр арасында прививка ясатырга булдык. Бөтен дөнья вакциналаштырыла, ни өчен без катнашмаска тиеш әле. Өстәвенә, килеп алып илтеп куячаклар. Мин вакцинадан курыкмыйм, ул кирәк. Безнең өч балабыз бар, һәм алар да прививка ясаттылар инде, чөнки алар эшли һәм кешеләр белән элемтәдә», - ди Анатолий Лысов.

Бу автобус пассажирлары арасында ярты ел элек вакциналаштырылган кешеләр дә бар иде. Нина Васильевна белән Михаил Павлович Рясовлар беренче тапкыр апрельдә вакциналаштырылганнар. Ә хәзер балалары өндәве буенча алар ревакцинациягә тагын бардылар.

«Без кызыбыз Алена киңәшенә колак салдык һәм тагын бер кат прививка ясатырга булдык. Табиблар антитәнчекләр организмда ярты ел тора диләр. Без үзебезне куркыныч астына куярга теләмибез. Өстәвенә, без вакциналаштыру пунктына бушлай илтүдән дә файдаландык - бу бик уңайлы. Таксида барып кайтуы 200 сум тора. Мондый мөмкинлек өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәт. Бергәләп бу пандемияне җиңү һәм планетабызда тыныч кына яшәү өчен прививка ясатмаган якташларыбызны вакциналаштыруга чакырабыз», - ди Нина Рясова.

Ул көнне автобус биш кешене өйләреннән барып алды, аларга прививканы медик Илсөяр Яруллина ясады. Ул барлык таләпләрне һәм тәкъдимнәрне җентекләп аңлатты, шулай ук, вакциналаштырылган һәр кешенең сәламәтлеген исәпкә алып, дарулар киңәш итте. Шуннан соң бөтен кешеләрне дә өйләренә тараттылар.

 

8 ноябрьдән Павелкин ур., 18 йорт адресы буенча урнашкан өстәмә вакцинация пункты элеккеге режимда 8дән 16га кадәр эшләвен дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев