Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Вируслы инфекцияләр куркыныч

Алексеевск районында каты эчәк инфекцияләре белән авыручылар санының артуы билгеләп үтелде.

Бу елның алты аенда гына да бездә шундый уналты очрак теркәлде, шуның белән бергә диагноз алтысында гына расланды. Билгесез сәбәпләр аркасында килеп чыга торган каты эчәк инфекцияләре белән авыручылар санының артуы да билгеләп үтелде. Июньдә районда әлеге авырулар 92 процентка артты.
Атап әйткәндә, Кама елгасының Мамонов һәм Гагарин урамнары белән чиктәш урыны эчәк инфекцияләренең куркыныч чыганагы булып тора. Мәсәлән, узган айда әлеге урыннардан алынган 12 су пробасының 3есе микробиологик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә туры килмәде: 100 мл суда, мәсәлән, 640 һәм 530 колиформ бактерияләре табылды, шул ук вакытта норма буенча алар 500дән артык булырга тиеш түгел. Бу сулыкның бәдрәф сулары белән пычрануы турында ачык сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев