Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

ЗАГС хәбәр итә

Җәйнең беренче аенда районда аерылышучыларга караганда өйләнешүчеләр күбрәк: үз язмышларын гаилә җепләре белән 17 пар бәйләде, ә 3есе аерылды.

ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, июньдә 25 сабый: 12 кыз һәм 13 малай дөньяга килде. Биш гаиләдә - беренче, ундүрт гаиләдә - икенче, биштә - өченче, тагын берсендә - дүртенче һәм аннан да күбрәк сабый туды. Ата-аналар үзләренең балаларына түбәндәге исемнәрне: кызларга - Александра, Алисә, Альмира, Әминә, Афина, Елизавета, Лилия, Мәликә, Рания, Рәминә, Ульяна, Ясминә; малайларга Артем, Владислав, Дмитрий, Кәрим, Матвей, Павел, Рәзил, Роман, Сабир, Тимофей, Тимур исемнәрен биргәннәр.
Шул чор эчендә 39 кеше дөньядан китте: 16 ир-ат һәм 23 хатын-кыз, аларның 7се, шул рәвешчә (6 һәм 1), - эшкә сәләтле яшьтә.


* * *


Сишәмбе көнне ЗАГСта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм булды.


Әлеге чарада алты алексеевскилы беренче тапкыр үзләренең төп докуменларын - Россия Федерациясе гражданы паспортын алды. Ә менә игезәк кызлар Алинә белән Адилә Гариповалар үз әти-әниләре Илназ һәм Диләрәгә ана капиталы сертификатын алырга булыштылар. Ана капиталын алу турындагы документ шулай ук ирле-хатынлы Хисамиевларга һәм Кәримовларга да бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев