Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

ЗАГС статистикасы

Язның беренче аенда 31 бала дөньяга килгән: 18 малай һәм 13 кыз, шул исәптән - бер пар игезәкләр.

ЗАГС бүлеге мәгълүматы буенча, унөч гаиләдә беренчеләр туган, ундүртендә икенче бала дөньяга килгән, икесендә - өченче, тагын икесендә дүртенче һәм аннан да күбрәк нарасый дөньяга аваз салган. Әти-әниләре кызларына Алена, Анастасия, Дарья, Замирә, Заринә, Кира, Лиана, Милана, Рамина, Ясмин; игезәк кызларга - Анастасия һәм Мария; ә малайларга исә Александр, Алексей, Антон, Арыслан, Артем, Герман, Егор, Илья, Ильяс, Радмир, Родион, Самат, Святослав, Сергей, Ярослав исемнәрен биргәннәр.


Март аенда районда 9 яңа гаилә барлыкка килгән, моннан тыш, никахны өзү турында 4 акт төзелгән. Шул ук чорда 43 кеше якты дөньядан киткән: 24 ир-ат һәм 19 хатын-кыз , шуларның 10ысы (шуңа карата 9 һәм 1) - хезмәткә сәләтле яшьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев