Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Зур Тигәнәледә яңа ФАП төзелде

Авыл җирлегендә ФАПлар төзү буенча республика программасы кысаларында Зур Тигәнәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты торгызылды. Тиз арада торгызыла торган модульле бина - Азнакайдагы "Нефтемаш" заводы проекты. Аның максаты - республика халкының тормыш сыйфатын яхшырту. Шул максаттан авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, медицина учреждениеләре заманча җиһазлар белән тәэмин ителә, мәгълүмати технологияләр кертелә.

Шул турыда авылыбыз җирлеге башлыгы Рашат абый Зарипов сөйли:

- Моңа кадәр ФАП иске совхоз идарәсе бинасының бер почмагында урнашкан иде. Кышын ул начар җылытыла иде. Шуны искә алып, районның 2016 елгы планына Зур Тигәнәле авылында дәүләт программасы буенча модульле ФАП төзү эше кертелде. Кыштан ук Зур Тигәнәле авыл җирлеге тарафыннан җир кишәрлеге бүленеп куелды. Кыштан килеп фундаментына субайлар кактылар. Җирдән туң китүгә авыл җирлеге Алексеевскводоканал ААҖ оешмасын яллап, суүткәргеч суздырды, кире агып чыгу системасы ясалды. Иганәчелек ярдәме дә кулланыла. Юл төзүчеләр оешмасы генераль Фоат Вәлиев чуерташ бирде, КФХ җитәкчесе Илдар Хаматвәлиев туфрак китертте. Бина куелганчы урнаштырыласы участок тигезләнде. Бүгенге көнгә бинасы төзелгән, әле кайбер медицина җиһазларын урнаштырып бетерәсе бар. Чистай электр челтәрләре оешмасын яллап, авыл җирлеге электр баганасы утыртып электр линиясе сузылды, бинага тоташтырасы гына калды. "МСО-ТАПС" җитәкчесе Марат Вәлиев эретеп ябыштыру кебек һәм башка кул хезмәте таләп итүче эшләргә эшчеләр белән булыша. Бүгенге көндә бина тирәсенә койма тотыла. Хәзер ФАП медицина хезмәте күрсәтү буенча да, уңайлы урнашуы, зәвыклы төзелеше буенча да замана таләпләренә җавап бирә торган булачак.

Шуны әйтәсе килә: ФАП урыны белеп сайланган - ул авыл уртасында урнашкан. Әлеге ФАП - авыл халкы өчен зур шатлык. Кирәкле җайланмалар белән тулыландырылачак бинада квалификацияле белгеч Венера Вәлиуллина эшләячәк. Венера ханым баштан өч ел Әшнәк авылында фельдшер хезмәтен үти, аннан соң Зур Тигәнәле авылында 27 ел буена авыл халкына хезмәт күрсәтә. Үз эшен бик ярата, көн дими, төн дими, авырулар янына ашыга.

Хәзер әлеге җирлек халкының санитар таләпләргә туры килгән уңайлы шартларда медицина ярдәме алу мөмкинлеге булачак.

- Авылыбыз өчен мондый медпункт күптән кирәк иде инде. Дөньяның нинди чагы юк, табиб ярдәме минуты-сәгате белән кирәк булуы ихтимал, дарусыз тора алмаучылар да бар бит, - диләр биредә яшәүчеләр.

- Яңа уңайлы һәм җылы бина эчендә беренче ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылачак, - дип сөенә фельдшер Венера Вәлиуллина. - Әлеге бина электр уты белән җылытылачак. ФАПта фельдшер, карау, прививка ясау, процедура, бәдрәф, чишенү бүлмәләре, прихожий, кешеләрне кабул итә торган бүлмә һәм хуҗалык кирәк-яраклары бүлмәсе булачак.

Үткән якшәмбедә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан авылыбыз фельдшерына һәм башка фельдшерларга, аларның пациентларына нык сәламәтлек, яңа җиһазлар һәм материаллар, киләчәктә дә медицина проблемаларына дәүләтнең җитди игътибар бирүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев