Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

49 мең татарстанлы ЮХИДИ штрафлары барлыгын дәүләт хезмәтләре порталыннан белде

Хезмәтне куллану өчен автомобильнең дәүләт номерын һәм транспорт чарасын теркәү турында таныклык номерын белергә кирәк.

Дәүләт хезмәтләре порталында мондый мөмкинлекне бирә башлаганнан бирле ЮХИДИ штрафлары турында 49 мең татарстанлы белде. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында сервис 2019 елның августыннан эшли һәм Татарстандагы барлык автомобиль хуҗаларына 2 минут эчендә үзләренең ЮХИДИ штрафлары турында бушлай белергә мөмкинлек бирә.

Бу вакытны шактый экономияли, карар күчермәләрен алу өчен почтага бару кирәкми. Моннан тыш, закон бозу турында тулы мәгълүмат алырга һәм ташламалы чор вакытында 50 процентлы ташлама белән штраф түләргә мөмкин.

Язылуны Татарстан Республикасының uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «ЮХИДИ хезмәтләре» бүлегендә рәсмиләштерергә һәм инструкция алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф юхиди

2
X