Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Эксперт: Конституциягә төзәтмәләр Россияне социаль дәүләт буларак ныгытырга тиеш

Илнең төп законында гражданнарның социаль гарантияләргә һәм пенсияләрне индексацияләүгә хокуклары беркетелергә тиеш

Конституциягә төзәтмәләр Россияне социаль дәүләт буларак ныгытырга тиеш. Сәясәт белгече, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Сәяси тикшеренүләр институты» коммерцияле булмаган партнерлыгы генераль директоры Сергей Марков «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Төп законда пенсия системасының беркетелүе бик мөһим. Бу Россияне социаль дәүләт буларак ныгытырга тиеш. Шул ук вакытта, пенсиянең тупланма моделе системасы тәкъдим ителә», - диде Марков.

Аның әйтүенчә, төзәтмәләрдәге тагын бер мөһим әйбер – медицина хезмәтләре алуга хокукны дәүләткә беркетү.

«Минем фикеремчә, коронавируска бәйле әлеге вазгыять АКШ кебек илләр бара торган юлның тупикка илтүен күрсәтте. Бу – бик бай илләр, әмма алар иминият медицинасы системасын сайлады. Бу — АКШның ни өчен дөньякүләм эпидемия үзәкләренең берсенә әверелүендә бер фактор», - дип искәртте сәясәт белгече.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Дәүләт Советының Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплавы хакында хәбәр иткән иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конституция рф

2
X