Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Ләйлә Фазлыева Татарстанда 9 Май нинди форматта узачагын әйтте

«Хәзерге вакытта 9 Майны парад яки халык җыены рәвешендә үткәрү чарасы күздә тотылмый», — диде

Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Җиңү бәйрәме — 9 Май нинди форматта узачагын әйтте. Бу хакта ул республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта 9 Майны парад яки халык җыены рәвешендә үткәрү чарасы буларак күздә тотылмый. Без уздырырга тиешле беренче чара ул — район башлыгы һәм, бәлки, берничә волонтер катнашында районнарда һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салу тантанасы. Халык саны мөмкин кадәр азрак булырга тиеш», — диде.

Ләйлә Фазлыева һәр район җитәкчелеге 9 Майга һәйкәл һәм монументларны тәртипкә китерергә, чәчәкләр салырга тиешлеген искәртте.

Аның сүзләренчә, бәйрәм хөрмәтенә районнарда салютлар оештырылырга мөмкин. «Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президентларының бәйрәм котлаулары белән туры трансляция оештырылачак. Ике сәгатьлек телевизион концерт иртән һәм кичен күрсәтеләчәк», — диде.

«Үлемсез полк» иҗтимагый акциясе онлайн форматта узарга мөмкин. «Үлемсез полк»ны онлайн-режимда Интернетта уздыру варианты бар. Бу акциянең параметрларын киләсе атнада игълан итәрмен», — диде Ләйлә Фазлыева.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү көне

2
X