Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Олег Морозов Конституциягә төзәтмәләр турында фикерен белдерде

Яңартылган Төп закон дәүләтнең социаль йөкләмәләрен берсүзсез үтәүне тәэмин итәчәк.

Конституциягә ел саен пенсияләрне индексацияләүне, хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен һәм башка социаль гарантияләрне беркетә торган төзәтмәләр россиялеләрнең сорауларына җавап итеп эшләнде, диде Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов.

«Конституциядә социаль дәүләт» төшенчәсен ачу һәм социаль гарантияләрне конституцион рәвештә беркетү өчен бик югары социаль таләп булды. Норма Конституциядә беркетелгән вакытта, аны берсүзсез үтәү гарантиясенә әверелә, ә элегрәк мондый нигезләмәләр федераль законнар белән беркетелгән иде һәм алар шактый гади генә үзгәрә ала иде», — дип искәртте Морозов.

Илнең Төп законына үзгәрешләр яңа форматта эшләнгән. Төзәтмәләрне Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы хупланганнан соң аларны Россия субъектлары бәяләде. Шулай ук җәмгыять мәнфәгатьләрен чагылдыру өчен эшче төркем төзелде.

«Эшче төркем Конституциягә төзәтмәләр кертү механизмына актив керешкән механизмга әверелде. Ул гражданлык җәмгыяте вәкилләрен җыйды. Аларның һәркайсы җәмгыятьнең билгеле бер өлеше: профсоюзлар, волонтерлар, өлкән яшьтәге кешеләр һ.б. фикерләрен чагылдыра торган үзгәрешләр тәкъдим итәргә тырышты. Россия Президенты Юлламада 5-6 база идеясен җиткерде, ә фикер алышулар нәтиҗәсендә Конституциягә төзәтмәләр саны шактый артты», — дип сөйләде Олег Морозов.

Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләр шулай ук гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү мәсьәләләренә дә кагыла. ТР сенаторы фикеренчә, алар демографик проблемаларны хәл итүгә бер адым була ала. Моңа кадәр ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева шундый фикер әйткән иде.

 

https://tatar-inform.tatar/news/politics/20-04-2020/oleg-morozov-konstitutsiyag-t-z-tm-l-r-turynda-fikeren-belderde-5737442

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X