Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Разил Вәлиев: Конституциягә төзәтмәләр татар мәдәниятен саклап калырга ярдәм итәчәк

Төзәтмәләр нигезендә Россия Федерациясе аның барлык халыкларына туган телне саклау һәм аны үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр татар халкының мәдәниятен саклап калырга ярдәм итәчәк һәм аны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак. «Татар-информ» корреспонденты белән әңгәмәдә язучы, шагыйрь Разил Вәлиев шундый фикер белдерде.

«Хәзерге законнар милли мәдәниятне үстерү мөмкинлеге бирми, киресенчә, телләрне, милли мәктәпләрне укыту күләме кими. Мин бу төзәтмәләрнең киләчәктә шуны үзгәртәчәк законнар нигезендә тулы күләмдә гамәлгә ашырылуын теләр идем», - диде әңгәмәдәш.

Ул төзәтмәләр тулаем мәдәният үсеше өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак, дип өстәде ул.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Дәүләт Советының Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплавын хәбәр иткән иде.

 

 

Фото: архив/Рамиль Гали

 

https://tatar-inform.tatar/news/politics/15-04-2020/razil-v-liev-konstitutsiyag-t-z-tm-l-r-tatar-m-d-niyaten-saklap-kalyrga-yard-m-it-ch-k-5736351

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X