Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов 100 иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесенә автомобиль ачкычы тапшырды

Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы съезды алдыннан республика муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурска йомгак ясалды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә Chevrolet Niva автомобильләре ачкычлары тапшырды. Муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Барлыгы 100 җиңүче билгеләнде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы съезды алдыннан смотр — конкурска йомгак ясау күркәм гадәткә әверелде, диде. «Нәтиҗәдә, җиңүчеләр менә дигән автомобильләр ала. Алар сезгә йөкләнгән бурычларны тагын да мобильрәк һәм оператив рәвештә хәл итәргә хезмәт итәчәк. Мин сезнең барыгызга да уртак эшебез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без һәрвакыт муниципалитетларыбызга, бигрәк тә авыл җирлекләренә таяндык һәм таяначакбыз», — диде ул.

Татарстан Президенты шулай ук республика муниципалитетлары вәкилләренә яңа елда зуррак уңышларга ирешүләрен теләде.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җирле үзидарә органнарына даими ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Безнең елны уңай тәмамлавыбыз бик күңелле. Дәүләт Советына сайлаулар, җирле үзидарә буенча җыеннар һәм референдумнар оештыру һәм үткәрү буенча зур эш башкарылды», - диде ул.

Әгъзам Гобәйдуллин «җирле үзидарә органнары бүген муниципаль бергәлек алдында торган барлык бурычларны үтәргә әзер», дип ышандырды.

Тантанада җавап сүзе белән Бөгелмә районының Көнчыгыш авыл җирлеге башлыгы Лилия Исмәгыйлева чыгыш ясады. «Безнең эштә төп бурыч - шәһәрдә генә түгел, кечкенә авылларда да халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Республика программалары, милли проектлар, грантлар ярдәмендә без бу бурычны үти алабыз. Авыл җирлекләренә зур ярдәм күрсәтелә. Ел саен иң тырышларга автомобиль ачкычлары тапшырыла. Бу безнең өчен зур бәйрәм», - диде ул.

Тантаналы чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/official/19-12-2019/r-st-m-mi-nehanov-100-i-yahshy-avyl-irlege-it-kchesen-avtomobil-achkychy-tapshyrdy-5710911

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рөстәм миңнеханов

2
X