Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк куйды

26 апрельдә республикада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне билгеләп үтелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәнге киңәшмәдән соң Габдулла Тукай исемендәге скверда булды һәм биредә бөек татар шагыйренең һәйкәленә чәчәк салды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Үзизоляция режимының бөтен җаваплылыгын аңлаган хәлдә, Рөстәм Миңнеханов әлеге традицион процедураны республика җитәкчелеге белән берлектә үткәрмәскә карар кылды. Президент һәйкәлгә үзе генә чәчәк куйды», - дип искәртте Галимова.

2020 елда бөек шагыйрьнең тууына 134 ел тула. Махсус санэпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә әлеге уңайдан массакүләм чаралар үткәрелмәячәк. 26 апрельдә республикада шулай ук Туган тел көне дә билгеләп үтелә.

ТР Президенты артыннан скверга Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бөек татар шагыйрен искә алырга килде. Шулай ук республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да һәйкәлгә үзе генә чәчәк куйды.

 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/culture/26-04-2020/r-st-m-mi-nehanov-gabdulla-tukay-yk-len-ch-ch-k-kuydy-5738909

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рөстәм миңнеханов габдулла тукай

2
X