Заря
  • Рус Тат
  • Легендар республика һәм район брендлары конкурсы

    2020 елда «Комсомольская Правда» нәшрият йорты вәкиллеге тарафыннан «Татарстанның 100 ел эчендә 100 легендар бренды» проекты тормышка ашырыла.

    Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган һәм легендар гомумреспублика һәм район брендларын сайлау буенча халык онлайн-тавыш бирүне үткәрүне күздә тота. Аның нәтиҗәләре буенча республикабызның

    уңышларын гәүдәләндерүче 100 бренд сайлап алыначак. Проектта катнашу өчен гаризалар бирү мөмкинлеген Татарстанның барлык предприятиеләре һәм оешмаларына бирелә.

    Тавыш бирү 2 этапта http://100brand.ru сайтында уза:

    1. «Легендар гомумреспублика брендлары»на тавыш бирү (тармаклар буенча тавыш бирү) 2020 елның 20 гыйнварыннан 21 февраленә кадәр үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча 57 бренд-җиңүче билгеләнәчәк.

    2. «Районнар буенча Легендар брендлар»га тавыш бирү 2020 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр узачак. Аның нәтиҗәләре буенча 43 бренд-җиңүче (һәр районнан берәр) билгеләнәчәк.

    Тавыш бирүдә эшчәнлеген туктаткан претендент та катнашырга мөмкин. Алар бары тик район икътисады, мәдәни һәм иҗтимагый тормышы өчен әһәмиятле булган зур тарихлы оешмалар булуы гына мөһим.

    Алексеевск районы буенча тавыш бирүнең икенче этабында катнашырга тәкъдим ителгән оешмалар буенча тәкъдимнәр булганда, аларны турыдан-туры «Комсомольская Правда» нәшрият йортына 21 февральгә кадәр tatarstankp@ya.ru электрон почтасы аша җибәрергә мөмкин. Консультация өчен телефон: 8(843) 528-20-30.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: