Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Терлекчелек турында җентекләп
Шушы көннәрдә Новосспасскида терлекчелек проблемалары турында күчмә киңәшмә булды. Районыбызның кайбер хуҗалыкларында сөт һәм ит җитештерүнең азаюы ачыкланды. Артта калучыларга тиешле шелтә сүзләре әйтелде. Район җитәкчелеге күрсәтмәләренең үтәлешенә катгый контрольне атна саен ясарга карар ителде.
-
Ел уңышлы булды
Район башлыгы Владимир Козонков Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте көне алдыннан барлык авыл кешеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Сезнең хезмәтегез үтә кирәкле, чөнки илебезнең азык-төлек иминлеге, иҗтимагый, сәяси тотрыклылыгы, иртәгесе көнгә ышаныч беренче чиратта игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы башка өлкәсендәге белгечләрнең хезмәте нәтиҗәсе. Быелгы ел,...