Кышын, салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Урманнарда балан һәм миләш җимешләре бөтенләй юк диярлек, булганын да кешеләр кышкыга витамин дип, җыеп киптерде, туңдырды. Бозлавык вакытларда аларга агач...