Заря
  • Рус Тат
  • Ярдәмчел һәм мәрхәмәтле

    Без, кешеләр, җиргә яшәү, үзеңнән соң нәсел калдыру өчен киләбез. Кыска гына гомеребез эчендә ваемсыз балачак елларыннан үсмер чакка, аннан олы тормыш бусагасына аяк атлыйбыз. Тормыш корып, балалар үстерә башлыйбыз. Дөнья мәшәкатьләренә чумып, көн-төн тормыш йөген тарткан бер мизгелдә сәламәтлегебез какшап, хастаханәгә, табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булабыз. Көннәр һәм төннәрнең...

    Без, кешеләр, җиргә яшәү, үзеңнән соң нәсел калдыру өчен киләбез. Кыска гына гомеребез эчендә ваемсыз балачак елларыннан үсмер чакка, аннан олы тормыш бусагасына аяк атлыйбыз. Тормыш корып, балалар үстерә башлыйбыз. Дөнья мәшәкатьләренә чумып, көн-төн тормыш йөген тарткан бер мизгелдә сәламәтлегебез какшап, хастаханәгә, табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булабыз. Көннәр һәм төннәрнең никадәр тиз бер-берсен алмаштыруларына, гомерләрнең күз ачып йомган арадай үтеп китүенә һәммәбез дә гаҗәпләнәбез. Ләкин кеше гомереннән дә кадерлерәк берни булмавын, чир каршында никадәр көчсез икәнебезне табиблар гына бездән ныграк аңлыйлар кебек.
    Чын табиб һәм шәфкать туташы башкаларның әрнү-газабын үз йөрәге аша уздыра, синең авыртуны җиңеләйтергә тырыша, сүнеп барган күңелдә өмет, яшәү шатлыгы, ышаныч тойгылары уята...
    Сүзем үз эшенә ихластан бирелгән, авыруларга карата гаҗәеп миһербанлы һәм кешелекле ханым-шәфкать туташы Хәмдия Гыймран кызы Абдуллина турында.

    Хәмдия инде чирек гасырдан артыграк Алексеевск үзәк район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Кыр Шунталысы авылында ишле, тату гаиләдә дөньяга килә ул. Әти-әни бу гаиләдә башкалар өчен һәрчак үрнәк була. Балаларын үзләре шикелле эш сөючән итеп үстерәләр. Авылда мәктәпне уңышлы тәмамлаган 17 яшьлек кыз Чистай медицина училищесына укырга керә. Озак еллар дәвамында хуҗалыкта баш ветеринария табибы булып эшләгән әтисе малларны дәвалый, аның кешеләргә кирәкле, игелекле хезмәтен күреп үскән кызында да бәлагә юлыккан яисә сырхаулап киткән кешеләргә ярдәмгә килү, дәвалау теләге барлыкка килә. Кыю һәм күпне белергә омтылган Хәмдия уку йортын тәмамлагач, район хастаханәсенә эшкә кайта. Үзен төрле өлкәләрдә сынап карый, җитәкчелек кая кушса - шунда бара: балалар бүлегендә, "Ашыгыч ярдәм"дә, поликлиникада шактый вакытлар эшләгәннән соң кабаттан "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә күчә. Кайсы гына тармакта эшләмәсен, биредә ул үзенә шактый тәҗрибә туплый, шәфкать туташы буларак, грамоталы һәм талантлы табиблар кул астында практика үтә."Ашыгыч ярдәм"станциясе хезмәтен һич кенә дә җиңел дип булмый. Минем уйлавымча, бу бит зур түземлек, белем һәм осталык сорый торган вазыйфа. Кешеләр татлы йокыда чакта да шәфкать туташы юлда, төн уртасында да, көндезләрен дә вахтада. Чөнки адәм баласының башына авыру яисә бәла-каза көтмәгәндә килә, искәртмәстән ишек шакый. Кан басымы күтәрелсә дә, йөрәк какса, башыбыз авыртып, тешебез сызласа да тизрәк "Ашыгыч ярдәм" чакыртабыз. Хәмдия көн дими, төн дими, хезмәттәшләре сыман һәрчак үз постында. Үзенең сүзләренә караганда, бәлагә юлыгучыларга табибкача беренче ярдәм күрсәткәндә төрле хәлләр, көтелмәгән ситуацияләр белән очрашырга туры килә аларга. Андый чакта медиклардан аерым бер өлгерлек, югалып калмау һәм салкын канлылык сорала. Аеруча да хәзерге заманның һәркайсыбызга зур афәт булып ябырылган юл фаҗигаләре, юл һәлакәтләре борчый аны. "Авария урынына барып җитеп, чәчәктәй яшь гомерләре өзелеп, суынырга да өлгермәгән гәүдәләрне күргәч, йөрәкләр өзелеп төшкәндәй була, ә инде ярдәм итәргә өлгерә алсак, балалардай куанабыз, чөнки кеше гомере бер генә, аны берничек тә кире кайтарып булмый, бик тә терелтәсе, яшәтәсе килә",- ди ул.
    Хәмдиядәге тагын бер күркәм сыйфат-аның һәркемгә ярдәмчел булуыдыр, мөгаен. Чөнки ул һич тә авырсынмый, һәркемгә булышырга, ярдәм итәргә ашыга. Тәүлекнең кайсы вакытында мөрәҗәгать итсәң дә, кул астында булган дарулары белән дәвалый, кирәкле киңәшләрен бирә. Хәлең җиңеләймичә торып китәргә ашыкмый. Тормыш булгач, төрлесе бардыр: аның үзенең дә эштән арып кайткан, кәефе киткән мизгелләре дә булмый калмыйдыр, әмма ул моны йөзенә чыгармый, гозере белән килгән кешене кире борырга тырышмый.
    Хәмдия балаларны бик ярата. Һәркемгә мәгълүм: очлы инәле шприцка нәниләр генә түгел, өлкәнрәкләр дә шикләнебрәк карый, чөнки уколдан куркабыз, тәмсез дарулар һәм микстураларны да әче булганга, бик өнәмибез. Ләкин Хәмдия Гыймран кызы авырулар яки балаларның көйсезлеген урап узу әмәлен таба, юату сүзләре белән тиз генә теге яки бу процедураны башкарып чыга.
    Кешеләргә кирәкле, гади генә булмаган хезмәтеннән тыш, Хәмдия яраткан әни һәм уңган хуҗабикә. Ире Илсур белән ике улларын үстереп, кеше иттеләр. Эш сөючән гаиләдә малайлары кечкенәдән кул арасына кереп, әти-әниләренә булышып, крестьян хезмәтенең авырлыгын, икмәкнең нинди хезмәт аша өстәлгә килүен белеп үстеләр.
    Хәмдия Гыймран кызы Абдуллина шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. 50 яшь ул кеше өчен бер карасаң, әллә ни күп гомер кебек тә түгел, әмма икенче яктан, шул саллы еллар эчендә күп нәрсәләр яулый, куелган максатына ирешә кеше. Хәмдиянең дә язмышы күп кенә гади кешеләр язмышына тиң. Ул үз хезмәте өчен әллә ни мактау сүзләре өмет итмичә, һәр көн яратып башкарган эшенә, үзеннән ярдәм көткән пациентлары янына ашыга.
    Хәмдия! Гомер бәйрәме-юбилеең көннәрендә сиңа нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет-куаныч телим. Күңелең түрендә беркайчан да өмет кояшы сүнмәсен, гомер күгеңнән бәхет йолдызың китмәсен! Аллаһы Тәгалә якыннарыңның һәм туганнарыңның олы терәге булып татулыкта һәм муллыкта яшәргә насыйп итсен сиңа!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: