Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мобилизацияләнүчеләргә ярдәмнең төрлесе
Алексеевскида яшәүче Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләр ветераннары мобилизация-ләнүчеләр өчен 120 мең сум акча җыйганнар.
-
Арслан Сибгатуллин мобилизацияләнгәннәр өчен Казанның танк полигонында чыгыш ясады
Казанның танк полигонында Алексеевск районыннан мобилизацияләнгәннәр өчен халык үзешчәннәре артистлары һәм Арслан Сибгатуллин чыгыш ясады. Ул ««Я люблю тебя, жизнь» җырын башкарды.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Татарстан Конституциясе көне белән котлады
1992 елның 6 ноябрендә Төп закон кабул ителү нәтиҗәсендә республиканың сәяси корылышына һәм социаль-икътисади үсешенә нигез салынды, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының үзара килешенгән эшчәнлеге тәэмин ителде. Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең котлавында шундый сүзләр китерде.
-
70 ел тәртип һәм куркынычсызлык сагында хезмәттә
29 октябрьдә Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлекчәләре хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
-
Алексеевскида мактау тактасы яңартылды
Барлык төп өлкә хезмәткәрләре дә мактауга лаек булды. Укучыларыбызны хезмәт ударниклары белән җентекләп таныштырабыз.
-
Алексеевск районы халкы «ZOV доброй воли» акциясендә катнашуларын дәвам итә
«Красный Восток» клуб бинасында беренче кирәк-ярак әйберләре, дарулар, җылы кием (йон оекбашлар, термобельё, перчаткалар) җыю оештырылган.
-
Ветераннар үз лидерларын сайладылар
Район Советы залында җирле ветераннар иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды, анда чираттагы срокка совет рәисе итеп Елена Степановна Макарихина сайланды.
-
Тырыш директор – уңышлы мәктәп
Кеше гомерен юкка гына аккан суга тиңләмиләр. Көндәлек тормышның борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән көн артыннан көн үткәнен сизми дә кала адәм баласы. Ләкин табигать күренешләреннән аермалы буларак, кеше узган гомеренә борылып карый, үткән тормышын барлый, эш-гамәлләрен бәяли, хаталарын төзәтә ала. Шунысы белән дә бәхетле ул.
-
Мәүлид - динебезнең күркәмлеген күрсәтү ысулы
Мәүлид ае керү белән районыбыз мәчетләрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килү көне уңаеннан күпләгән чаралар үткәрелә башлады.
-
Президент бүләге
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
-
Алексеевск район башлыгының Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы.
Алексеевск район башлыгының Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы.
-
Җанварлар турында кайгырту белән
Родники мәктәбе укучылары кыргый хайваннарны тукландыру акциясендә катнаштылар.
-
Һөнәрләренә тугрылар
Укытучылар көнендә район мәдәният йортында “Игелекле йөрәк” бүләкләү тантанасы булды.
-
Аварияләр саны азая
Алексеевск районы дәүләт автоинспекциясе 9 ай эчендә булган юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен игълан итте.
-
«Өлкәннәрнең зирәк теләкләрен тыңларга һәм ишетергә»
1 октябрь ел саен Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Алексеевск үзәк район хастаханәсе администрациясе һәм профкомы ветераннарны Игелек һәм хөрмәт көне белән өйләренә барып котладылар.